|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.08.2023 Мәдәният
Фернат Насыйбуллин: "Гастрольләрдән кайтып кермибез, бина да, репетицияләр ясарга урын да юк"Кариев театры 35 еллык юбилее уңаеннан әзерләнгән “Истәлекләр” проекты юелән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Бүген сезнең игътибарга Татарстанның атказанган артисты Фернат Насыйбуллин истәлекләрен тәкъдим итәбез: - Эшкә алынуга, Илфат Камалиев белән «Super Cветофор» спектаклен чыгардык. Мин – Super Cветофор ролендә. Ул спектакль белән бик күп балалар бакчаларына, мәктәпләргә йөрдек. Аннары Яңа ел спектакленә әзерлек башланды. Һәм декабрьнең урталарында «Бинагыз авария хәлендә» дип, Алафузов йортын ябып куйдылар! Инде нишләргә? Яңа ел тамашасына билетлар сатылган, балалар спектакль көтә. Тагын мәктәптән-мәктәпкә, бер балалар бакчасыннан икенчесенә йөри башладык. Көнгә 2-3 җиргә барып, спектакль куя идек. Минем театрга килүем аның иң авыр вакытларына туры килде: гастрольләрдән кайтып кермибез, бина да, репетицияләр ясарга урын да юк. Юлда барган чакта – машинада, иртәрәк барып җитсәк – спектакль куясы бинада тиз генә кабатлап алабыз... Хәлдән төрлечә чыга идек.
--- |
Иң күп укылган
|