|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.08.2023 Авыл
Бәрәңге уңышы: "Казып карадык, бер төптән унар чыга"Яңа бәрәңгене барыгыз да алып карагандыр инде. Бер айдан бирле ашыйбыз диючеләр дә бар. Кем белә, бөтенләй үк казып алучылар да юк түгелдер. Тизлек заманы бит. Ашыгабыз, чабабыз. Бәрәңгегә дә иркенләп утырырга ирек бирмибез. Югыйсә бакчадан чыгып качмый да үзе. Икенче икмәк уңышы куандырамы соң? Кыравы да булды бит...
Балтач районының Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир абый Шәрәфиев тә шулай ди.
- Безнең бабай ел да 14 сентябрьдә, Семен көнендә бер чиләк бәрәңге казып ала да өй базына төшереп куя иде. Бер атнадан карый. Бәрәңгенең төсе үзгәргән булса, көтә. Үзгәрмәсә, бакчага чыгарга була иде дип әйтә иде. Бәрәңгегә суык керергә тиеш. Андыйлар орлыкны да яхшы бирә. Чама белән август ахырларында суык үтә инде аларга. Без бабай кебек 14ен көтеп тормыйбыз, сентябрьнең беренче ун көнендә алабыз, - ди ул.
Бәрәңге уңышы әйбәт булырга тиеш дип өметләнеп тора. Әйтүенчә, алар чәчәк аткан вакытта яңгыр булган.
- Бәрәңгенең уңышы иртә яки соң утыртудан бигрәк, орлык бәрәңгесе белән җирнең җылынуыннан тора. Баздан чыгаралар да, озак та тотмыйча утырталар. Алай бәрәңге җылынырга өлгерми. Ике-өч атна аны яхшылап җылыту мөһим. Аннары инде берничә тапкыр яхшылап яңгыр яву кирәк, – ди ул.
Ә менә хезмәттәшебез Рәзинә Мәрданова кайнанасы белән кайтатасыннан калган гадәтне саклый. Алар бәрәңгене ел да 12 июльдә казып карый. Һәм бакчаның кояш төшә торган ягыннан.
- Утыз елга якын, Саба районының Юлбат авылына килен булып төшкәннән бирле шулай. Кайнанамнан нишләп нәкъ менә 12 июльдә дип сорагач, Питрау җитте – җәй үтте, дип әйтә иде. Бәрәңгене агачтан ясалган кечкенә кул көрәге белән генә казып алабыз. Анысын кайната ясаган иде. Хәзер дә кулланабыз, - ди ул.
Рәзинә ел да яңа бәрәңге сорты утыртып карый икән. Уңышлы дип тапканнарын орлыкка калдыра. Быел Синеглазка дигәнне утыртып караган. Узган ел утырткан Тулеевский сортын ошаткан.
- Ярмалы, тәмле, әмма ул боламык өчен генә яхшы. Аңа бәрәңге корты да килми, - ди. Елына күрә бәрәңге уңышынан канәгать.
Хәтерләсәгез, июнь уртасында кайберәүләрнең бакчадагы бәрәңгеләрен кырау алган иде.
- Кырау алган бәрәңгеләргә су сипкәч, тернәкләнеп китеп, нык булып үстеләр. Казып карадык, бер төптән унар чыга. Уңышы әйбәт, - ди Биектау районының Татар Урматы авылыннан Рамил Гыйльманов.
Кукмара районының Вахит авылында яшәүче Тәнзилә Идиатуллинаның да бәрәңге сабаклары зыян күргән иде. Ул да, бәрәңгеләр әйбәт кенә үсеп киттеләр, сабаклары ямь-яшел булып утыра әле, ди.
Ә менә Балык Бистәсе районының Яншык авылыннан Галия Зарипованың кыраудан соң бәрәңгеләренең бик аз өлеше генә яңарып китә алган. Яңгыр да булмагач, бәрәңге унышы бик мактанырлык түгел, ди.
Буа районының Кишер Аксуы авылы фермеры Фирдүс Салаватуллин бәрәңгесен ала башлаган да инде.
- Яңгыр булмасмы дип көтеп, суны ике атнага соңгарак калып сибә башладым. Бәрәңге уңышы яхшы дип әйтеп булмый, – ди. Бәясе 2 миллион да 350 мең сумлык бәрәңге ала торган комбайн сатып алган булган. Әмма аннан уңмаган. Бездәге туфракка ярашлы түгел, ди.
Буа районыннан бакчачы-блогер Мөхәррәм абый Мөхәммәтҗанов әйтүенчә, бәрәңге өлгергәнме-юкмы икәнлеген күрсәтә торган төп билгеләр: сабакны йолкыганда аңа бүлбеләрнең ияреп чыкмавы һәм кабыгы купмавы. Сортларына килгәндә, иң уңышлысы дип Ажурны әйтә.
- Күп сынаулардан соң, соңгы елларда Ажур сортына тукталдым. Бүгенгә безнең шартлар өчен аннан да яхшырак сорт юк. Бу гадәти елларда 14-16 тигез зурлыктагы товарлы бәрәңге бирүче сорт. Ваклары сирәк була. Корылык шартларында да стабиль уңыш бирә. Эче сары. Ярмалы сорт. Тәм сыйфаты билгесенә дә – “бишле”, - ди.
Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|