|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.08.2023 Шоу-бизнес
Туй ике миллионга төшәЛилия Хәмитова белән Винарис Ильегет кичә кич “девичник” белән “мальчишник” үткәргән. Казан читендә коттеджлар арендалаганнар. Икесе дә егермешәр кунак чакырган. Йортны килешүче дә, чыгымнарын күтәрүче дә – булачак кияү, ягъни Винарис. Туй чыгымнары да Винарис өстендә, Лилиянең күлмәкләре өчен дә ул түли.
–“Үзем!” – ди бит, миңа ирек бирми. Мондый көннәрне дә күрермен икән, бәхетемә күзләр тимәсен, дип сөенепләр туймыйм, – ди шатлыктан исергән кәләш.
"Туй бик чыгымлымы, Лилия?
– Чыгымлы инде. Мин бит башта ук каршы килгән идем. “Безнең яшьтә нинди туй? Кушылыйк та яшик матур гына”, – дигән сүзне Винариска ун мәртәбә әйттем. Тыңламады. “Икебезнең дә беренче туй итүе. Барысы да матур, истәлекле булырга тиеш”, – ди. Әмирне генә (Лилиянең улы -ред.) 60 мең сумга киендердем. Менә шуннан чыгымнарын аңла инде. Туй Винарисның “Маһирә” ресторанында булып та, 2 миллионга төшә. Әле аннан да артыграктыр. Винарис авырсынмый, миңа ярдәм итәргә дә рөхсәт бирми", - дигән Лилия "Шәһри Казан" журналистына.
Чын ир-егет икән Винарис!
Фото: социаль челтәрләрдән.
--- |
Иң күп укылган
|