поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
11.08.2023 Язмыш

"Алинәмнең кабереннән тере чәчәк бәйләмнәре өзелми"

Алинәне 2021 елның 29 июлендә төштән соң Азнакай шәһәре зиратында җирлиләр... Аны соңгы юлга озатырга килүчеләрне җылы нурларын сипкән якты кояш озата бара. Алинә үзе дә кояштай көлеп, тирә-якка яктылык сибеп яшәгән була шул...

“Мин бүген бар, иртәгә юк”
Флера апа Идрисова, ире белән аерылгач, бердәнбер кызы Алинәне ялгызы гына тәрбияләп үстергән. Карап торган таянычы, күз нуры булган ул аның. Ике эштә эшләп, башкалар кигәнне кисен, ашаганны ашасын, дип тырыша әни кеше. Чибәрлектән тыш, Алинә гади, эшчән, бик инсафлы булып буй җиткерә.
 
– Алинә кечкенәдән үк сәхнәдән төшмәде, – дип сөйли башлады Флера апа. – Биюгә тартыла иде. Азнакайда бию түгәрәгенә, музыка мәктәбенә йөрде. Төрле чараларда катнашып яулаган бүләкләре бихисап. Үзем баянда уйныйм, җырлыйм. Әтисе гармунчы иде. Күрәсең, нәселдән күчкән сәләт булган аңарда. Рәсем ясарга яратты, хәтта район күләмендә укучылар арасында үткәрелгән бәйгедә рәсем ясау буенча 3нче урынны алды. Мәктәпне тәмамлагач, КФУның филология факультетында укыды. Читтән торып Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлады. Азнакайда мәктәптә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләдем. Укытучы баласы булу үзенә күрә зур җаваплылык сорый. Шуңа һәрчак үрнәк, һәр яктан килгән булып үсә. Әтисе дә, әнисе өчен дә берүзем булганга, нык коры тәрбияләдем мин аны. Укы, белем ал, дип кат-кат тукый идем. Алинәм Ютазы егетенә кияүгә чыгып караган иде. Уруссуда балалар иҗаты йортында эшләп алды. Ире белән өч ел бергә яшәделәр. Ләкин холыклары туры килмәде. Аерылыштылар. Шуннан соң кызым яныма кайтты. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләп алды. Азнакай мәдәният йортына хореограф булып та эшкә урнашты. Төркеменә 30 бала җыелырга тиеш иде, ә аңа 70 бала язылган. Ут кебек булды. Акрын гына йөри белмәде, йөгерә-йөгерә йөрде. Яшәп калырга ашыкты. Мәдәният институтында укыган вакытта төрле җырчыларның төркемендә биеп йөргән иде. Соңгы вакытта Ринат Рәхмәтуллин төркемендә чыгыш ясады. Эшен чын күңеленнән яратып, бирелеп эшләде. Дуслары бик күп иде, – ди Флера апа.
 
Алинә Казанда төпләнеп яшәргә хыялланган. Соңгы вакытта туй, юбилейларда тамада булып та йөргән. 
 
– Бер тапкыр 29 меңлек духи алган. Ну әрләдем үзен: «Кызым, акчаңны эшлисең дә, тотып та бетерәсең. Бераз алдагы көнне уйларга кирәк», – дидем. «Әни, мин бу көн белән яшим. Мин бүген бар, иртәгә юк. Бәлки, мин иртәгә бәрелеп үләрмен», – диде миңа. «Тагын бер тапкыр шулай дип әйтсәң, авызыңа сугам», – дидем. Төшендә ике-өч тапкыр һәлакәткә юлыкканын күргән. Моны миңа ире соңрак әйтте. Үләренә җиде ай кала нидер буласын сизгән инде ул. Иренә шалтыратып, Яңа ел белән котлагач та: "Төш күрдем, авариягә юлыгырмын, ахры. Мин үлсәм, килерсең бит. Без бит бер-беребезне шундый яраттык”, – дигән. Буласы бәла турында күпме сиземләп тә, берни эшли алмыйсың икән. 
 
Казанда яшәгән вакытта фатир арендалап тора Алинә. Әнисе: “Кешегә түләп торганчы, фатир ал”, – дип үгетли кызын. Ипотека рәсмиләштереп, ошаган фатирны сайлагач, 26 июль көнне документлар артыннан Казанга барырга җыена алар. Эшләре уңа. Флера апа: "И-и акча да бетте", – дип уфтангач, махсус хезмәт аша Алинә Урыссуга һәм Әлмәткә кайтучы өч юлаучы кыз таба. «Менә бит, әнием, бензин бәясен дә капларлык акча булды. Борчылма», – дип юата ул әнисен. 
Алинә 15-16 яшендә үк машина йөртергә өйрәнә. Ә 18 яшьтә инде таныклык алып, рульгә утырган. Ринат Рәхмәтуллин төркеме белән Мәскәүгә кадәр үз машинасында барып йөргән. Ике машина өчен кредит түләве бик авырлашкач, кыз үзенең “Хендай Солярис” машинасын сата, әнисенең “Рено Каптур" машинасында җилдерә. 
 
“Ул бит үлмәгән”
Алинәнең гомере Лаеш районы Имәнкискә авылы тирәсендә өзелгән. Алинә рульдә, аның янәшәсендә – Флера апа. Кыз иминлек каешын эләктермәгән була, кайбер фаразларга караганда, руль артында йокыга киткән ул. 
 
– Юлда барганда йоклап киткәнмен, – дип искә ала Флера апа ул куркыныч мизгелне. – Алинәнең: «Әни, үләбез!» – дип ачынып кычкыруына йокымнан айнып киттем. Шул ике секунд эчендә борылыштагы юл билгесенә килеп бәрелдек. Алинә машинадан 15 метр ераклыкка чыгып очкан. Ә автомобилебез басу буйлап мәтәлчек атып барган. Мине шаһит ирләр тартып чыгарды. Уң кулым сынган, бер күземнең капиллярлары шартлаган иде. Кызымны эзли башладым. Юл һәлакәтен күреп туктаган шаһит хатын: “Кызыгызның баш мие селкенгәндер, аны урыныннан кузгатмагыз”, – диде. Алинәнең үлеме турында белми идем бит әле. Бер ашыгыч ярдәм машинасы килде, мине култыклап алдылар. Мин һаман кызымны эзләттерәм. “Баламны җирдә яткызып калдыра алмыйм”, – диюемә каршы: "Машина җитми, кызыгыз өчен икенче “ашыгыч ярдәм” машинасы киләчәк”, – диде бер фельдшер. Баламның өстенә җәймә яптылар. “Ул бит үлмәгән”, – дип акырам-бакырам. “Ашыгыч ярдәм” машинасында килгән фельдшер кызга ялварам. Бер хатын шунда әйтеп куйды: “Ник шуның чаклы интектерәсез ул әнине, нигә баласы үлүе турында әйтмисез?” – дигәч, түзмичә фельдшерның битенә суктым. Шунда уколлар кададылар. Барыбер кызымның үлгәненә ышанмадым. Мине Республика клиник хастаханәсенә, Алинәне моргка алып киткәннәр. Пассажир кызларыбызга берни булмаган. Ярый әле алар исән-имин. Әти-әниләре миңа рәнҗер иде, дим. Кызымның муены сынган булган. Шуңа мизгел эчендә җан биргән ул. Башка бер генә сыдырылган җире дә юк иде. Җирләгәндә күз алдымда курчак кебек ятты. Җеназа белән бәйле барлык чыгымнарны үзем күтәрдем, рәхмәт, хезмәттәшләрем дә булышты, аның дуслары да бик ярдәм итте. Алинәмне озатырга килгән кеше Сабан туендагы кебек күп иде. “Менә бит күпме кеше сине ярата”, –дип эчтән генә горурланып куйдым. Кызымны 29 яшендә җир куенына иңдерермен дип кем уйлаган бит. Шул мизгелдән бирле акылымны җуюдан куркып йөрдем. Һәр нәрсә аны искә төшерә. Ике бүлмәле фатирда бер почмактан икенчесенә урын таба алмыйча азапланам. Эш белән мавыгып, бераз онытылырмын, дип көне-төне мәктәптә утыра башладым. Ләкин ялгызлык, балаңны югалту хисе һәрчак сагалап тора. 
 
Кабереннән чәчәк өзелми
Алинәнең вафатына ике ел булды. Вакыт үткән саен кайгы-хәсрәт-югалту ачысы, юксыну сагышы кими диләр, бу дөрес түгел, ди Флера апа. 
– Сагыну көчәя, тагын да арта бара. Алинәне җирләгәч ярты ел дәвамында аңкы-миңке кебек яшәдем. Аны җирләгән көннең кайбер детальләрен хәтерләмим, чын дөреслекне кабул итә алмаган иң авыр чакларым иде ул. Бик озак вакытлар хәтта аның фотоларын да карый алмадым. Сыйныфымда Алинә исемле кыз бар иде. Аңа чак кына: "Кызым", – дип эндәшүдән, кочаклаудан тыелып тордым. Аңа карыйм да, баламны искә алам. Илереп-илереп елыйсым килә. Ә дәресне алып барырга кирәк. Ахыр чиктә ул кызга фамилиясе белән генә эндәшә башладым. Шөкер, телефоным тынып тормый. Алинәнең дуслары, танышлары бик күп иде. Шалтыраталар, хәлемне белешәләр. Алинәмнең кабереннән тере чәчәк бәйләмнәре өзелми, – ди Флера апа. – Әле дә янымда кебек. Аның балачактагы уенчыкларын, язган дәфтәрләрен, киемнәрен алып карыйм да, янымда сыман хис итәм. 
 
Флера апа берничә тапкыр “мистика” сүзен искә алды. Кызым, мине саклый, яклый, ярдәм итеп тора, ди ул. 
 
– 23 ноябрь – туган көнем, шул көнне дустымның ире шалтырата. Без юл һәлакәтенә юлыккан машинаны, ЮХИДИның штрафстоянкасыннан чыгаргач, алыпсатарларга саткан. 300 мең сум акча биргәннәр. Юлаучы кеше табып аның аркылы акча килде. Туган көнемдә миңа бүләк! Кызым бүләге дип кабул иттем мин аны. 31 декабрь көнне риэлтор шалтырата. “Флера апа, кызыгызның фатирын алучыны таптым”, – дип куандырды. Яңа ел бәйрәме көнне тагын куандырдылар мине. Фатирны сатып, аның өчен кредитны яптым. Аллаһ кодрәте, Алинәм булышлыгы белән. Хәзер нык уйланам. “Кичер мине, ничек кенә яратсам да, саклый алмадым”, – дияр идем... 
 
Алинәнең дусты, Азнакай районы Актүбә бистәсендә яшәүче автор-башкаручы Ләйлә Кәрамова аның истәлегенә багышлап җыр яздырган. "Сау бул, аккошым" дип атала ул. Анда шундый юллар бар: 
 
Күзләр тидеме соң әллә сиңа?
Сокланыплар күпләр туймады,
Гомерләрең кинәт өзелде шул.
Кыска булды гомер юлларың. 
 
Сәхнә урталары бушап калды, 
Аккош биюен башка күрә алмабыз. 
Бию, моңлы җырларыңны,
Күңел түрләрендә сакларбыз.
 
 
 
 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 11.08.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»