поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.08.2023 Язмыш

Бердәнбер улын югалткан ана баласы өстенә капланып елады

6 август көнне кичке унынчы яртыда Әтнә районының Олы Мәңгәр авылы янында коточкыч юл фаҗигасе килеп чыга. Лада Гранта машинасына утырган Гариповлар гаиләсе Күәм авылыннан кайтып килгәндә алларында барган тракторны күрми кала.

Тормозга басарга да җитешмичә, җилдергән уңайга печән рулоннары төялгән арба астына килеп керәләр. Руль артында булган 68 яшьлек Мөбәрәк абый, янында утырган пассажиры, хатыны 67 яшьлек Фирдания апа, 5 яшьлек оныклары Аяз мизгел эчендә җан бирә.
 
“Үлде бит...”
 
Мәгълүм ки, мәрхүмнәрне 7 август көнне җир куенына иңдерделәр. Зират киңлегендә янәшә өч кабер: Мөбәрәк абый белән Фирдания апа уртасында оныклары Аяз ята. Гаилә башлыгы исән чагында оныгы өчен үлеп торган. Аяз да бабасын бик яраткан, җай чыккан саен аңа гел ияреп йөргән. Хәтта мәңгелек йортларына да бергәләп кузгалганнар. Ә бушап калган төп нигезне хәсрәт кысып кочаклаган. Узган төнне бик авырдан кичкәннәр. Зәринә белән Булат Гариповларның бердәнбер балаларын югалту кайгысыннан юатырлык сүзләр юк.   
 
Мөбәрәк абый белән Фирдания апаның олы уллары Марсель Гарипов белән элемтәгә кердек. Бер урамда, берничә йорт аша гына яшәгән алар. Марсель гаилә коргач та, хатыны Гүзәл белән төп йортта 12 ел яшәгәч, башка чыкканнар. Йортны да бергәләп җитеш иткәннәр, беренче ике балалары Илмир белән Зәринә дә әби-бабай тәрбиясе алып үскән.
 
– Өченче балабыз Ризат исемле, 5 яшь. Энемнең мәрхүм улы Аяз белән игезәк балалар кебек үстеләр. Агылый белән тагылый шикелле. Бер-берсен күрмичә бер көн дә тора алмыйлар иде. Бүген улыма: “Аяз бүтән керми инде безгә. Үлде бит...” – дидем. Аңламады сабый, һаман да көтә. “Үлгәч кайтмыйлармыни?” – ди.  Әле бит үләсе көнне икесе урам уртасында мәш килеп уйнадылар, әй котырдылар инде. Мин шатланып видеога төшердем дә: “Менә бу балаларның иң рәхәт чаклары!” – дип туганнар группасына җибәрдем. Сабыйларның соңгы күрешүләре... Ул көнне хатынымның әнисе – әбинең туган көне иде. Орнашбаш авылына төшеп киттек. Ризатны да үзебез белән алдык. Әгәр дә Аяз белән уйныйм, дип кәҗәләнсә, калдырган да булыр идек, әгәр ул да утырып китсә?.. Аллам сакласын, Зәринә белән Булатка күркәм сабырлык телим. Әни үләренә 10 минут кала, кичке сәгать тугыз тулып ун минутта кодагыена котлау открыткасы җибәргән. Әни белән кичен дә озак сөйләштек, көндез дә хәбәрләштем, – ди Марсель.
 
Фирдания апа алдагы кичне үк, ягъни 5 август көнне туган авылы – Куәмдәге туганнарына бара. Дөресрәге, килене Зәринә аны фаҗигагә тарыган әлеге машина белән үзе илтеп куя. Энесе Фоат абый Бариев йортында Коръән ашы үткәрә,  ә мәрхүмә әзерләшергә дип бара. Аш үткәч, иренә хәбәр сала. Мөбәрәк абый, ишек төбендә: “Мин дә!” – дип тыпырдап торган оныгын бүлеп, калдырырга кыенсынгандыр дип уйлыйм, аны да утыртып китә. Кунакта ашап-эчкәч, бер кавым сөйләшеп утыралар да, соңгарак калып кына юлга кузгалалар. Кайтып барганда шушы хәл килеп чыга.
 
“Сукырайта”
 
– Туганнар: “Тәрәзәдән кул селкеп калдык, шул кадәр тыныч күңел белән, ашыкмыйча гына кузгалдылар бит...” – диләр. Эльмир улым егетләр белән кич Әтнәгә барганда күреп алган. Шалтыратты да: “Дәү әти, дәү әни...” – ди. Тавышы калтырый, сөйләшү тиз өзелде. Үзем җыйдым. Мин аны әниләргә кергән дип уйлыйм бит әле. Төштән соң әнине эзләп, төп йортка сугылып чыккан идем. Кайтмаганнар иде. Үзем шалтыраткач, улым: “Дәү әтиләр авариягә эләккән”, – диде. Гүзәл белән шунда йөгердек. Ерактан күреп киләм, су буе машиналар туктаган, утлары җемелди. Мине башта җибәрмәделәр, ике ягымнан килеп тоттылар. Этә-төртә, тартылып әниләр янына барып җиттем. Әнине сузып салганнар, үлеп ята, бичара... Әти руль артында, бите юк, баш капкачы ачылган... Әнине алыр өчен машинаны кисәргә үк туры килгән, диделәр. Әти күрмәгән инде. Арбага салам төялгән булса да бер хәл. Печән... Кара төндә күренми дә, – ди Марсель.
 
Ни булганын, юл һәлакәтенең ничек килеп чыкканлыгын төгәл әйтергә иртәрәк. Әмма авыл халкы теленә менгән сүзләр, гаеп итештән булмасын, болайрак. Мөбәрәк абый, гомере буе машина йөртүчесе булып эшләвенә дә карамастан, үзеннән алда трактор барганлыгын шәйләмичә кала. Беренчедән, каршы яктан утларын кабызган машина килә, ул да күз күрүен алдый, бер мизгелгә “сукырайта”. Икенчедән, трактор арбасы артында янарга тиешле утлар да булмаган. Мөбәрәк абый, тәгәрмәченә җиткәнче арба астында “бара”. Төп авырлык та аңа төшә, күчәр тәгәрмәченең тимере нәкъ менә аны яралый да. Фирдинә апа да бәрелә, Аяз бөтенләй гәүдә төзеклеген дә югалтмый.
 
– Аяз исән калмады, ичмасам. Кечкенәдән шул кадәр тере, шук, бөтен кешене үзенә генә каратып торучы бала иде. Гел олылар кебек сөйләште. Кергән арада да 100 төрле сорау бирер иде, үзенә сорау бирсәң аның фикерләп җавап бирүләре... – дип искә ала әңгәмәдәшем.
 
 Трактор йөртүчесе – 19 яшьлек шул ук авыл егете. Күптән түгел генә эшли башлаган. Күмәк хуҗалык кушуы буенча да түгел, күрше авылга барып, үзенә дип печән сатып алган.
 
– Ул егет зиратта да яныма елап килде. “Тык” иткән бер дулкын тойгач кына туктаган. Әти-әнисе дә киченнән өйгә килеп тезләнделәр, нишләтик соң, без бер бөртек тә аларга каршы сүз әйтмибез. Өчесен күмдек, берсен дә кире кайтарырлык түгел, инде бу егетне дә харап итикме? Безнең сүзгә карап тормаслар, ниндидер җәза бирерләр, ләкин аның әле яшисе бар, без аңа кыенлык китермибез, – ди әңгәмәдәшем.
 
Күрәчәк күз йомдыра, дигән борынгылар. Югыйсә, сөйләүләренчә,  әлеге 19 яшьлек Марсель дә апасына: “Син дә басуга төшәрсең әле, җиңел машина белән арттан утлар яндырып кайтырсың”, – дип әйтеп китә. Апасы энесеннән хәбәр көтә. Фаҗига корбаны буласы егет никтер ярдәмгә эндәшми генә кара төн күзенә карап, кайтырга чыга...
 
“Улымның мендәрен кочаклап йокладым”
 
Мөбәрәк абый белән Фирдинә апа 3 бала тәрбияләп үстергәннәр – Марсель, Алия, Булат. Алия Казанда яши, хәбәр алуга, ул да кайтырга кузгала. Үч иткәндәй, Булатның да Казанда эштә көне туры килә. Тиз җыелышалар да...
 
– Булатка дуслары хәбәр биргән, ул хатыны Зәринәгә шалтыраткан. “Аязны хастаханәгә генә алып барып кил әле”, – дигән. Киленебез баласына җитди зыян килмәгән дип аңлаган, аягы гына авырткандыр, әти ГАИлар яныннан китә алмыйдыр, дип күрше егетенә эндәшкән. Барсалар шушы хәл. Аязның тәннәре җылы булгангамы: “Үлмәгән иде ул”, – дип өзгәләнә. Хәзер дә үлгән дип аңламый әле. Бүген иртән кердем. “Ничек йоклап тордың соң, Зәринә?” – дим. “Аязның караватына ятып, улымның мендәрен кочаклап йокладым. Төшемә кермәсме дигән идем, кермәде...” – диде. Бик авыр аңа. Энем Казанда эшли иде бит. Эшемнән китәм, ди. Зәринәне тәүлек буена зур өйдә берүзен генә калдырып чыгып китәрлек тә түгел. Үз-үзенә бер-бер хәл эшләмәгәе дип тә куркабыз, күтәргесез хәсрәт килде бит, – ди Марсель.
 
Табиблар кулына барып кергәндә Аяз, кызганычка каршы, җан биргән була. Зәринәнең хаклыкны кабул итәргә теләмәве дә хәлне үзгәртә алмый.  Баласы белән каршы җавап ишетмәгән килеш сөйләшә дә соң... Моргта калган бала янына, әбисе белән бабасын да китерәләр.
 
Ә иртән аларны экспертиза эшләре беткәч, моргта юдырып, кәфенләтәләр. Морг үз хезмәтен алга сөреп, өчесенә өч машина тәкъдим итә. Дуслары ярдәмгә ашыга, зур гына йөк машинасында өчесен бергә алып кайталар.
 
– Ишегалдына башта әнине, әтине, аннан соң Аязны алып кереп куйдылар. Бөгелеп кенә төштем. Зәринә җан ачысы белән улына барып ябышты. Өстенә капланып елады мескенем. Үз җанымны ярып бирергә әзер идем дә соң, нишлисең, өзелгән гомерләрне ялгап буламы?.. Йөзләрен ачтылар, теләгән кеше карап саубуллашты. Мин карамадым, күңелемнән бәхилләштем. Әти белән әни гомерләре барында бик матур яшәде. Ун баштан артык мөгезле эре терлек кенә асрадылар, бетергән дә иде, әти кабат сарыклар үрчетергә теләп бәрәннәр алып кайтты. Әле быел гына шушы бәрелгән машинага дип гараж салды. Машинаны да кышын кредитка алган иде, күпме генә йөреп калды. Алтын бөртегенә тиң иде. Әтинең матур чагы күңелемдә калсын дидем, шуңа карамадым. Ә менә Алиянең йөрәге җиткән, әтинең битен тарттырып теккәннәр, сул күзенең урыны бит тиресе хисабына капланган диде. Йөзе бик изелгән иде шул... Әнине дә матурлаганнар. Җеназа намазын капка төбенә алып чыгып укыдык. Башта әнине куйдылар, аның аяк очына әтине, янгарак Аязны. Зиратка да шул тәртип белән күтәреп бардылар. Алдан әни, аннары әти, Аяз. Хушлашырга дип килгән кешенең күплеген күрсәгез икән. Әнинең укучылары, бергә эшләгән укытучылар. Әтинең яхшылыгын онытмаучылар. Әти гомергә бик игелекле иде, ярдәм сорап килүчене беркайчан да кире борып җибәрмәде. Әле бит ул үләсе көнне дә, лаеклы ялда килеш, үзенең йөк машинасы белән күмәк хуҗалыкта эшләде. “Барыбер сиңа ялынып киләләр, ул икмәкне син алып кайтып бирәсең”, – дип әтине амбар янына куйдылар. Авыл халкына икмәк өләштеләр, әти алып кайтырга кешесе булмаганнарга булышып, өйләренә кайтарып бирде. Эштән соң гына әнине алып кайтырга дип Куәм авылына киткән иде, – ди Марсель.
 
Алия мәрхүмнәрнең җидесен үткәргәнче төп йортта торачак. Җидесе 14 августка туры килә. Ә 15 август көнне ул Марсель абыйсын үз машинасына утыртып Мәскәүгә алып китәчәк. Рульдә дә Алия үзе барачак. Ә Марсельгә Мәскәү табибларының ярдәме кирәк. Тромбофлебия белән авырый икән.
 
– Кан тамырлары тыгылган. Авыр күтәрәмме, хәсрәт киләме, иң йомшак җиреннән бәрә, тамыр шартлап эчкә кан китә. Әллә ничә мәртәбә кабатланды шундый хәл. Ике тапкыр кан тамырларына шунт куйдылар,  ике тапкыр кан тамырына кереп чистарттылар, ике мәртәбә кан тамырына кереп спираль куйдылар. Инде Мәскәү табибларының тикшереп, Казанныкыларга төп сүзне әйтүе кирәк, кабаттан операция ясату кирәкме, әллә дәвалануның башка чарасын куллану яхшыракмы, – ди Марсель.
 
Гариповлар гаиләсенә сабырлык, ә Марсельнең шушы хәсрәткә өстәлгән сырхавыннан тернәкләнүен телибез.
Фото шәхси архивтан
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 08.08.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»