|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.08.2023 Медицина
Татарстанның бала тудыру йортында моңарчы булмаган хәл
Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәгендә 35 яшьлек хатын-кыз бала тапкан. Бу хакта клиниканың матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Хастаханәдә белдерүләренчә, хатын-кыз 12 яшьтә үк бөерсез калган. Дүрт ел ул донор бөере белән яшәгән, ләкин организмы аны кире кага башлаган. Татарстанда яшәүче 16 яшьтән бирле диализда яши. Ул канны чистарта торган ярдәмче процедура, бөерләр функциясен үти. 2009 елда хатын-кыз тромб аркасында йөрәгенә операция ясаткан, дип яза Татар-информ.
Пациентны Мәскәүдә федераль үзәктә һәм Республика клиник хастаханәсенең гемодиализ бүлегендә күзәтеп торганнар.
«Консилиумда хатын-кызга берничә тапкыр йөклелекне өзәргә тәкъдим иттеләр. Әмма ул риза булмый. Атнага алты тапкыр авырлы хатынны гемодиализ аша уздырдылар. Атнага бер тапкыр пациент федераль үзәккә консультациягә барды», - дип сөйләделәр хастаханәдә.
Татарстанда яшәүче хатын-кыз 38 атналык срокта сау-сәламәт бала тапкан.
Республика клиник хастаханәсендә белдерүләренчә, бу республика тарихында беренче очрак.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|