|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.08.2023 Җәмгыять
"Әдәби кафе"да Равил Сабырның яңа китабы тәкъдим ителәчәк10 августта "Әдәби кафе"да Равил Сабырның Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан “Фәхрине үтереп ташладылар” дип исемләнгән китабын укучыга тәкъдим итү кичәсе, автограф-сессиясе узачак. Башлана: 11.00 сәгатьтә. Бу әсәр 2021 елда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе (хәзер Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе) үткәргән әдәби конкурсның «Роман» номинациясендә 3 нче урынны яулады.
--- |
Иң күп укылган
|