|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.08.2023 Фаҗига
Азнакайда авариядә ике кеше үлгән
Татарстанның Азнакай районында йөк автомобиле катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Авариядә үлүчеләр дә бар, дип хәбәр итәләр республика Дәүләт автоинспекциясендә. Тойкино-Митрофановка-Чалпы-ТатШуган автомобиль юлында Kia Rio автомобиле йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сайламаган, каршы полосага чыккан һәм DAF FT автомобиле белән бәрелешкән, дип яза Татар-информ.
Юл-транспорт һәлакәтендә Kia Rio автомобиле йөртүчесе һәм пассажиры үлгән.
Фото: Татар-информ
--- |
Иң күп укылган
|