|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.08.2023 Криминал
Татарстанда 35 яшьлек ир хатынын кыйнап үтергәнЧаллыда яшәүче 35 яшьлек ир бергә торган хатынын башка ир-ат белән язышканы өчен үтергән. Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, әлеге хәл Шамил Усманов урамындагы бер йортның фатирында булган. Ир белән хатын арендага алынган фатирда яшәгән һәм берничә көн баш күтәрми эчкән. Кайсыдыр мизгелдә ир-ат 46 яшьлек хатынының таныш булмаган ир белән язышуын күреп алган. Көнләшүдән, ул аңа күп тапкыр суккан. Хатын-кыз ашыгыч медицина ярдәме килгәнче үк үлгән.
Хәзерге вакытта тикшерү бара, дип яза Татар-информ.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|