|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.08.2023 Җәмгыять
Климатолог: Татарстанда давыллар һәм өермәле җилләр тагын да күбрәк булачак
Климат үзгәрү белән Татарстанда куркыныч табигать күренешләре саны артачак. Бу хакта КФУның метеорология, климатология һәм экология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев белдерде. Ул аңлатканча, республикада климат көньяктагы кебек була бара, давыллар, боз һәм өермә кебек катаклизмнар ешрак булуы шуңа бәйле, дип яза Татар-информ.
Татарстанда булган ахыргы давыл да бик җылы һәм дымлы һава массасының республикага килүе белән аңлатыла. «Ул тотрыксызлык шартлары тудырды. 2018 елда да шундый ук хәл булган иде. Ул вакытта көчле җил каен урманын ботарлап атты. Мондый күренешләр локаль рәвештә ел саен диярлек барлыкка килә. Кызганыч, климат үзгәрү белән аларның саны артачак», — дип билгеләп үтте эксперт «Татарстан-24» каналына биргән интервьюсында.
Исегезгә төшерәбез, 30 июльдә Татарстанда һәм Марий Эл Республикасында көчле давыл булды. Берничә кеше, шул исәптән Яльчик күлендә ял иткән туристлар төркеме үлде.
--- |
Иң күп укылган
|