поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
05.08.2023 Җәмгыять

Хикмәтле каберлек — 3 егет законсызлык корбаны була

Яшел Үзән районының Мамадыш-Әкил авылыннан биш чакрым ераклыкта, Татарстан белән Чувашстан чигендә бик тә үзенчәлекле бер каберлек бар. Монда Мөхәммәт, Зиннәт һәм Гыйният исемле өч кеше җирләнгән. Әлеге каберлек бик хикмәтле икән. Аның тарихын безгә Гомәр Хәялиев сөйләде.

– Әлеге егетләр күрше-тирә авылдан булганнар. Безнең авылга килеп, хуҗалык көтүе көткәннәр. Көннәрдән бер көнне көтүдән бер-бер артлы атлар югала башлаган. Әлбәттә инде, авыл халкы шунда ук көтүчеләрдән шикләнә. Алары исә үз гаепләрен кире кага. Тик безнең авыл халкы элек-электән үк бик усал, зәһәрлеге белән дан тоткан була. Һәм монда бер генә җинаять тә җәзасыз калмаган. Ул вакытта да егетләрнең ай-ваена карамыйча, бар халык – бала-чагасы, карт-коры каршында көтүчеләрне таяклар белән кыйнап, җәзалап үтерәләр. Тик, кызганыч, бу зур гаделсез була. Чөнки бер-ике көннән соң югалган атлар табыла. Аларны күрше авыл зираты коймасына бәйләп куйган булалар. Бу эшне кем кылгандыр, ул чагында да, аннан соң ачыклый алмыйлар. Тик өч егетнең гомере менә шулай бер гөнаһсызга кырыла.
 
 
Гомәр бәян иткән бу вакыйга 1919 елда була. Атлар табылгач, халык бик үкенә. Егетләрне бар шартын туры китереп җирлиләр. Һәм бүгенгә чаклы каберлекне кадерләп карап, тәрбияләп торалар. Биредә хәтта махсус элмә такта да куелган. Анда егетләрнең исемнәре һәм кайсы авылдан булулар язылган. “Законсызлык корбаннары. Авыр туфракларыгыз җиңел булсын!” – дип язылган. Озак вакыт яңгыр яумаса, яки авылга берәр бәла-каза килсә, яки нинди дә булса зур вакыйга көтелсә, өлкән яшьтәге апа-абыйлар шунда барып, догалар кылалар, мохтаҗларга сәдака бирәләр икән. Һәм, ни хикмәт, авыл халкы әйтүенчә, шунда барып кылган теләкләрнең күпчелеге чынга аша, ди. Яңгыр соралар – яңгыр ява, тынычлык соралар, тынычлык иңә, ди.
 
 

Зөһрә САДЫЙКОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 05.08.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»