поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.08.2023 Җәмгыять

Трамвай йөртүче 29 яшьлек Эви Мавете: «Татар кызына өйләнәсем килә»

Африка егете Эви Мавете, укыйм да кире туган ягыма кайтып китәм, дип килгән башкалага. Тик алты ел эчендә 29 яшьлек егет Казанны яратып өлгергән. «Беркая да китәсем килми, монда бик рәхәт», – ди ул. Ике ай элек 5 нче трамвайга йөртүче булып эшкә урнашкан. Үз илендә трамвайлар юк икән. Шуңа күрә әлеге транспортны иярләү бик кызык тоелган аңа.

– Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә дүрт ел укыдым. Җан ияләрен бик яратам. Шуңа күрә эт-мәчеләрне дәвалап, игелек кыласы килгән иде. Тик «трамвай йөртүче кирәк» дигән белдерүне күргәч, барысы да үзгәргән. «Африкада трамвайлар юк бит, тукта, йөртергә өйрәним әле», – дидем. Ярты ел укыгач, ике ай элек эшкә урнаштым. Трамвайны зур горурлык белән йөртәм, – ди ул.
 
Вузга килешү нигезендә укырга керсә дә, кире кайтмаганы өчен Ватаны – Конго Республикасында аңа шелтә белдермәгәннәр. Укыган өчен акчаны да түләтмәгәннәр. Егетнең Татарстанда үз урынын табуына сөенгәннәр генә. Башкалага КФУда белем алучы ерак туганы Ждунор Камаландуа чакырган аны. Эви монда калса, ул Франциягә күченгән. Казанның студентлар шәһәре икәнен Африкада да яхшы беләләр икән.
 
Казанга килгәч, рус телен белмәү аркасында кыенлыклар шактый килеп чыккан. Вузда бер ел әзерлек төркеменә йөреп, телне өйрәнгән. Ә инде ике-өч ел дигәндә, үзе машина йөртеп, Татарстан буенча сәяхәткә кузгалган. Болгарны, Зөя шәһәрчеген, төрле тарихи урыннарны барып күргән. Театрларга, кинога да йөрергә ярата ул. Мәдәният белән күбрәк танышкан саен, республиканы ярату хисе дә арткан. Студент вакытта курсташларына ияреп, авылга да кайткалаган. Татар милли ашларыннан авыз иткән. Барысы да ошаган аңа.
 
Эви татарча да бераз сукалый. «Исәнмесез, татарлар», «Казанны бик яратам» дип тә әйтеп күрсәтте. Дәү әти, дәү әни, ипи, тоз… Өйрәнгән сүзләрен дә санап китте.
 
Сүз иярә, сүз чыккач: «Татар кызына өйләнер идеңме?» – дип тә сорадык.
 
– Татарстанда яшим бит, ә нигә өйләнмәскә? Бу – бер вариант, – дип елмайды ул.
 
Казанга беренче тапкыр килгәч, иң беренче гаҗәпләндергән нәрсә әлеге дә баягы шул трамвай булган. Башкасы үзебездә дә бар, ди. Африка белән Татарстан арасында әллә ни аерма күрми. Шул ук машина, өйләр…  Башта безнең табигатькә, салкыннарга ияләшә алмый интеккән. Кар күргәне бармыни? Урамда туңып кайткач, кайнар су белән юынган. Тик дуслары, болай эшләргә ярамый, дип кисәткән. Җылы киемнәр сатып алган. Шуннан соң безнең кагыйдәләр буенча яши башлый. Кышын шугалакка бармыйча калмый.
 
Шәһәр халкының мөнәсәбәте турында да сораштык. Әлбәттә, кара тәнле егеткә баштарак төбәлгән чит карашларны кабул итү җиңел булмый. «Әйдә бергәләп фотога төшик әле», – дип тә аптыратканнар. Трамвай кабинасында ак футболкалы, озын буйлы, кап-кара тәнле Эвины күргәч тә гаҗәпләнгәннәр, әлбәттә. Караңгыда исә тагын да шүрләтә. Ак футболкасы гына эленеп торган кебек тоела. Пассажирлар аны тиз арада үз иткән, хәтта  кул биреп күрешә башлаган. Халыкның төрлесе бар. Әмма күбесе хөрмәт белән карый, ди.
 
Көнгә 8–12 сәгать эшләгән чаклары да була аның. Графигы төрлечә. Кайчак биш көн эшләп, бер көн ял итә. Хезмәт хакы әлегә – 35–40 мең тирәсе. Бу акча гына җитмәгәч, таксига да чыккалый, заказга ризыклар да илткәли. «Арымыйм, мин яшь бит әле. Эшемне җиренә җиткереп башкарырга тырышам. Вакыт тигәндә, баскетбол, бильярд уйныйм, дуслар белән аралашам», – ди Эви Мавете.
 
Тырышып җыйган акчасына тулай торактан бүлмә сатып алган. Әмма коронавирус вакытында, вазгыять авыр дип, сатарга туры килгән. «Бу – минем зур хатам», – ди Эви, үкенеп. Хәзер фатир арендаларга туры килә. Әле бик сөенечле көннәре. Улы янына кунакка әнисе килгән икән. Егет үзе исә туган ягына елга бер генә мәртәбә кайта.
 
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 04.08.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»