поиск новостей
  • 19.06 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
  • 19.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 20.06 "Матур-City" Кариев театры, 18.00, 12+
  • 21.06 "Тапшырылмаган хатлар" Камал театры (иске бина), 18.00, 16+
  • 22.06 "Рәшә" Камал театры (иске бина), 18.00, 16+
  • 23.06 "Анна Ахматова: Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13.00, 12+
  • 24.06 "Ситса туй" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 25.06 "Әтәч менгән читәнгә" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 25.06 "Позывной Татарин" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 26.06 "Көзге кайтаваз" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 27.06 "Сүнгән йолдызлар" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 27.06 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры, 18.30, 12+
  • 28.06 "Сары елга" Камал театры (яңа бина), 12.00, 16+
  • 28.06 "Санаулы кичләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 29.06 "Аналар улларын көтәләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 30.06 "Матурлык" Кариев театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 18 Июнь
  • Сөмбел Таишева - журналист
  • Разия Тимерханова (1918-1997) - җырчы
  • Фазыл Туйкин (1887-1938) - язучы
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
  • Казан шэхэре, Амирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир, озак вакытка арендага бирелэ. Телефон: 89534803075 Надия Ватсап: 89172373133 Надия
  • Казан шәһәре, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган ике бүлмәле фатир җәйгә (июнь, июль, август) арендага бирелә. 89196257607
  • Приглашаю вас на пробное занятие по йоге, подойдет для начинающих и для продолжающих, для того, чтобы скорректировать качество выполнения асан. Здесь я отслеживаю отстройку асан. Пробное занятие 350 рублей, каждую среду с 19:30 до 20:30 на Лесгафта 3. Телефон для предварительной записи 89178965723 - Диляра.
  • Корбанга торле нэселле сарыклар, тэкэлэр, бэтилэр сатыла. Чалып, эшкэртеп биру дэ каралган. Кондэлек яшь сарык итеннэн ясалган свежий шашлык. Сарыклар Балтач районы Норма авылында. Заказларны алдан жибэрсэгез яхшырак булыр. Арзан бэялэр. +7 987 424-55-31
  • Кумер самоварын (трещина) тозэтуче кирэк. Ватсап 891729565
  • Казанда квартиралар, өйләр ремонтлыйбыз. Уртача бәяләр, тәҗрибә зур. 89061103971
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
Архив
 
04.08.2023 Язмыш

«Сынау артыннан сынау: ирем яман чирдән үлде, улымны машина таптатты»

Юл һәлакәтендә зыян күргән 12 яшьлек үсмер малай Республика балалар клиник хастаханәсендә дәвалана. Чаллыда яшәүче әнисе аның янына хастаханәгә килә алмый, чөнки тагын дүрт баласы бар. Бер ел элек ире яман чирдән вафат булган.

– Улым Динислам белән сөйләшеп торабыз. Өйгә кайтырга телим, ди. Аны бик сагынабыз һәм тизрәк савыгуын телибез. Табибларның фаразы яхшы. Янында караучы хатын бар. Аның хезмәте өчен тәүлегенә 3 мең сум түлибез. Тиздән хастаханәдән чыгарырлар дип өметләнәбез, – дип сөйләде безгә әнисе Чулпан Имамова. 
 
Әни кеше сүзләренчә, юл һәлакәте Чаллыда 27 июль көнне 19.45 сәгатьтә килеп чыга. Динисламның «Чишмә» мәчетенә кичке намазга барышы була. Җәяүлеләр өчен юл кичүе аша үткәндә малайны “Ланд Ровер” машинасы бәрдерә. Рульдә 45 яшьлек ир-ат була.
Авыр хәлдәге баланы Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә алып киләләр.
 
– Кечкенә пациентыбызның хәле бик авыр дип бәяләнде. Баш мие җәрәхәтләнгән, эчке органнары өзелгән, аягы сынган иде, шунда ук операция өстәленә салдык. Соңрак, аны Республика балалар клиник хастаханәсенә күчердек. Бәхеткә, хәзер баланың хәле тотрыклы, ул реанимация бүлегеннән хирургия бүлегенә күчерелде, – дип сөйләде безгә Республика клиник хастаханәсе каршындагы Республика һәлакәтләр медицинасы үзәге җитәкчесе Марина Воронцова.
Динисламны 29 июльдә Казанга алып киләләр. Биредә бала нейрохирургия бүлеге табиблары карамагына тапшырыла.
 
– Табиблар әйтүенчә, улыма бик озак вакыт реабилитация курсын үтәргә кирәк булачак, – ди Чулпан Имамова. – Юл һәлакәтенә чаклы Динисламның кулына операция ясаткан идек, гипс белән йөрде. Гаиләбезгә бер-бер артлы сынау килә торды. Әмма иң мөһиме – Динислам могҗиза белән исән калды. Ул көчле, нык ихтыярлы бала, минем уң кулым. Балаларым инсафлы, намаз укыйлар. Ә юл һәлакәтенә килгәндә, машина белән идарә иткән ир элемтәгә чыккан иде. Сөйләшә алмадым, вакытым юк әлегә. Тикшерү бара дип беләм. 
 
Чулпан Имамова, сынауларны сабырлык белән үткәреп җибәрергә язсын, ди. Ярый ла янәшәсендә генә әнисе бар. Олы яшьтә булуына карамастан, балаларның әбисе әле дә эшләп йөри. Кызы һәм аның балаларына булыша. Чулпанга биш баласын аякка бастырырга кирәк бит. Беренче баласына 16 яшь, аннан соң гаиләдә тагын игезәкләр туган. Динисламга һәм Исламга 12шәр яшь, нәкь ун елдан Чулпан янә ике игезәк кыз бала таба. Бәләкәчләргә хәзер 2 яшь тә дүрт ай.
 
– Узган ел безнең өчен бик авыр ел булды. 2022 елның 14 июнендә ирем Айзат яман чирдән үлеп китте, – дип сөйли әни кеше. – Тумышым белән Чаллыдан мин. Айзат белән туганнарыма Актаныш районы Күҗәкә авылына кунакка кайткач танышкан идем. Өйләнешкәндә миңа 20 яшь иде. Бер-беребезне бик яратып, кайгыртып яшәдек. Айзат “КамАЗ” җәмгыятендә эшләде, үзенең авыруы турында берни дә белмәде һәм ике ай эчендә онкологиядән “янды”. Табиблар төгәл диагноз куя алмады шул. Ирем үлгәннән соң, өйдәге барлык эшләрне улым Динислам үз өстенә алды. Ул тач әтисенә охшаган, энергияле, кулы эшкә ятып тора. Без аны «зур кеше» дип атыйбыз. Хәзер зур гаиләм туендыручысын югалту буенча пенсиягә яши, балаларга пособие алам. 2019 елда ирем белән ипотекага дүрт бүлмәле фатир алдык, аның өчен 17 ел дәвамында ай саен 15 мең сум түләргә кирәк.
 
Чулпан үзе декрет ялына чыкканчы Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләгән.
 
– Гаиләбез өстенә төшкән сынау турында белгән таныш, хәтта таныш булмаган кешеләр дә ярдәм итә. Бик рәхмәтлемен. "Чишмә" мәчете, Тукай районы мәчете дә ярдәм күрсәтте, – ди Чулпан. – Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә эшләүче хезмәттәшләрем, иремнең хезмәттәшләре дә читтә калмады. Шәһәребездә игелекле, ярдәмчел кешеләр күп булуына чиксез шатмын. 
 
Чулпан Имамова гаиләсенә ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен аның телефоны: +7 906 120-87-62 (Сбербанк картасы шушы номерга беркетелгән).
Фото: freepik.com
 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 04.08.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы