поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Лилия, син Марат белән очраша башладың мәллә?
    – Әйе.
    – Хәерче бит ул!
    – Аның каравы, аның “кредитный историясе” яхшы.
     
Бүген кемнәр туган
  • 14 Июль
  • Асылъяр - җырчы
  • Марс Шабаев (1933-2008) - язучы
  • Зиннур Тимергалиев - язучы
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
Архив
 
04.08.2023 Җәмгыять

Казанда тел белгече, профессор Ләйсән Абдулхакова белән хушлаштылар

31 июльдә Алтай краенда юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган филология фәннәре докторы, профессор Ләйсән Абдулхакова белән бүген Казан федераль университетының Физика институты бинасында хушлаштылар. Ул – Казан университетының филология факультетының элеккеге деканы, профессор Диләрә Тумашеваның кызы, икътисад факультетының элеккеге доценты Айдар Тумашевның апасы.

Хушлашу мәрасимен КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов алып барды, дип яза Татар-информ.
 
«Әни белән әти ел саен кая да булса ял итәргә бара иделәр. Быел Таулы Алтайга бардылар. Алар экскурсиягә дип, микроавтобуска утырып барган. Каршы як юлда HINO Ranger ассенизатор автомобиле бәрелгән. Каты бәрелгән. Әни тәрәзә янында утырган. Ул хастаханәдә реанимациядә вафат булды. Юл-транспорт һәлакәтенә эләккән ике кеше әле дә хастаханәдә комада ята. Калган дүрт-биш кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган», – дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә галимәнең улы Аяз Абдулхаков.
 
Аның әйтүенчә, Ләйсән Абдулхакова, йомшак күңелле, ягымлы әни, һәрвакытта да теләктәшлек белдерә торган кеше буларак истә калачак.
 
«Ләйсән Равилевна – зыялы нәсел вәкиле. Фаҗигале төстә арабыздан вакытсыз китеп барды. Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан һәм Россиянең Мактаулы фән хезмәткәре Ләйсән Абдулхакова үз һөнәренә чын күңелдән тугры булды, күп еллар дәвамында борынгы славян теле, рус теленең тарихи грамматикасы, рус әдәби теле тарихы кебек фәннәрне укытты. Казан лингвистик мәктәбе мирасын саклау, шулай ук укытучысы Виталий Марков идеяләрен үстерү өчен бик күп көч куйды», – диде Рәдиф Җамалетдинов.
 
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Ләйсән Абдулхакованың халыкара һәм бөтенроссия конференцияләрендә актив катнашуын искәртте. Бу көннәрдә Германия, Италия, Польша, Мәскәү, Волгоград, Санкт-Петербург, Калининград, Төмән, Ижевск һәм башка төбәкләрдән коллегалары кайгы уртаклашкан.
 
«Гомере буе ел Казан университетында хезмәт куйды, фән белән шөгыльләнде. Ул искиткеч әни, хатын һәм дәү әни иде. Берничә ел элек, ул үзен ялга җибәрүне сорап, гариза тотып килгәч, без аның белән озак сөйләшеп утырдык. Ул киләчәктә үзен оныкларына, якыннарына багышларга теләве турында әйтте. Шуннан соң без бик күп тапкыр очраштык. Бик якты, шат күңелле кеше иде. Туганнары, якыннары, хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклашабыз», – диде Рәдиф Җамалетдинов.
 
Ләйсән Абдулхакова әти-әнисе кабере янында – Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнде.
 
31 июльдә Алтай Республикасының Чемал районында трассада 20 турист, шул исәптән 2 бала булган Mercedes-Benz микроавтобусы белән HINO Ranger ассенизатор автомобиле бәрелеште. Юл-транспорт һәлакәтендә микроавтобус пассажиры Ләйсән Абдулхакова һәлак булды. Ул ире Рөстәм Абдулхаков белән ял итәргә килгән булган. Исән булса, 25 сентябрьдә Ләйсән Абдулхаковага 69 яшь тулыр иде.
Ләйсән Равил кызы Абдулхакова (Тумашева) – тел белгече, профессор Диләрә һәм режиссер Равил Тумашевлар гаиләсендә 1954 елның 25 сентябрендә туа. 1976 елда Казан университетын тәмамлый. 1976-1981 елларда Казан университетының рус теле һәм тел белеме тарихы кафедрасы аспиранты, 1988-2007 елларда – ассистент, доцент, 2007-2011 елларда рус теле һәм тел белеме тарихы кафедрасы мөдире, 2011-2013 елларда рус теле һәм славян тел белеме тарихы кафедрасы мөдире, 2013-2015 елларда рус теле һәм укыту методикасы кафедрасы профессоры булып эшли.
2007-2011 елларда Казан университетының филология факультетының Гыйльми советы әгъзасы була. 2013-2017 елларда – Казан университеты карамагындагы докторлык һәм кандидатлык диссертацияләрен яклау буенча совет рәисе. 2023 елның 31 июлендә вафат булды.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 04.08.2023
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы