поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.08.2023 Язмыш

Күктән җибәрелгән фәрештә

Гомәр үз эшен бик яратып башкара, ул катлаулы операцияләр ясый. Үзенең кул астында эшләүче яшь шәфкать туташларының кү¬бесе аңа күз атып, хыялланып, аңа ярарга тырышып, гел тирәсендә бөтереләләр. “Чәчләре агара башлаган, ә гаилә кору турында уйламый да, «принцесса» эзли-эзли, өйләнә алмыйча калыр мөгаен”, - дип аның турында сүз куерталар алар.

Арада Алсу исемле тыйнак, сабыр кыз гына бер сүзгә дә катнашмый. «Бу нинди каты чикләвек икән?» - дип, Гомәргә читтән генә күз атып йөри. 
Бервакыт Алсуның те¬ше бик каты сызлап, яңа¬гы шешеп киткәч, эштә иптәшләре аны теш табибына барырга үгетлиләр. «Синең өчен үзебез эшләп торырбыз», - дип, тынычландыра торган дару каптыралар кызга. Ал¬су, баскычтан астагы катка төшеп барганда, кинәт кенә башы әйләнеп китә, чак кына егылмый кала - кемдер аны тотып өлгерә. Башын күтәреп караса – Гомәр!  
 
- Ни булды? Авырыйсызмы әллә? - ди ул кызга. Хәлен аңлагач, үзен теш табибына илтергә тәкъдим итә. Ахырда, Алсуның тешен алдырып, табибтан чыкканын көтеп тора, кызның агарган йөзен күреп:
 
- Тәмам терелгәч кенә эш¬кә чыгыгыз, бирегез рецептыгызны, - дип, даруханәдән кирәкле даруларны ала да Алсуны машинасында өенә илтеп куя. Гомәр һәр көнне Алсуга шалтыратып, хәлен сорашып тора, кыз исә шатлыктан үзен һаваларда очып йөргәндәй хис итә. Шулай итеп, алар, кинодагы кебек, һәр көнне күрешә башлыйлар. Ике ай очрашканнан соң Гомәр кызны әти-әниләре белән танышырга чакыра. «Бәлки алар гаиләсендә кыз¬ны әти-әни сайлыйдыр, югыйсә ник әлегә кадәр өй¬лән¬ми торган?» - дигән уй кызны бераз куркытса да, ул алда торган танышуга шатланып риза була. 
 
Гомәрнең әти-әнисе бик мөлаем, ачык йөзле кешеләр икән, Алсуны шулкадәр куанып каршы алалар, бер кү¬рүдә ошаталар үзен. Го¬мәр¬нең үзеннән ике яшькә кече Талип исемле энесе дә бар икән. Ул Алсу белән кул биреп исәнләшкәндә егетнең сихри күз карашыннан кыз югалып кала. Талип, абыйсы кебек үк, өйләнмәгән егет, эше буенча озакка сузылган, дәвамлы командировкаларда йөри икән.
Алсу белән Гомәрнең дуслыгы дәвам итә, эштән соң кичләрен бергә саф һава суларга чыгалар, үзләре белән Гомәрнең Джек кушаматлы этен дә ияртәләр. Бер кичне Гомәр, Алсуга эте белән бераз утырып торырга кушып, каядыр китеп бара. Кыз ни уйларга белми аптырап утырганда Гомәр килеп аның каршысына тезләнә дә: «Алсу, миңа кияүгә чык!» - дип Ал-суның учына балдак сала. Шуны гына көтеп торгандай, Алсу: «Мин риза», - дип Го¬мәрнең кочагына ташлана... 
 
Икенче атнада Алсуның әниләренә кыз сорарга баралар, алардан ризалык алып, гыйнвар аенда матур итеп туй уздыралар. Гаилә ишәя: кызлары Юлия, тагын бер елдан уллары Дамир туалар. Гомәрне эшендә баш табиб итеп билгелиләр, ә Алсу тормышын гаиләсенә багышлый. Алардан бәхетлерәк кешеләр юктыр, кайната-кайнана да “кызым” дип үлеп торалар, бу бәхет гел шулай дәвам итәр төсле тоела аларга...
Тик... Бервакыт Алсу җыр¬лый-җырлый өйләр җыеш¬ты¬рып йөргәндә кинәт телефон шалтырый.
 
- Сез Гомәрнең тормыш иптәшеме? - ди трубкадан таныш булмаган ир-ат тавышы.
- Әйе.
- Сезнең ирегез юл һәла¬кәтенә эләккән, хәзер реа¬ни¬мациядә. Тиз арада килеп җитегез! Мин - табиб.
Алсуның әлеге хәбәрдән кинәт хәле китә, алай да тиз генә үзен кулга алып, әниләренә шалтырата. Балаларны күршеләренә калдырып, машинасына чыгып утыра һәм хастаханәгә юл тота. Ул килеп җиткәндә Гомәргә операция ясалган була,  әти-әниләре дә шунда. Доктор чыга да:
- Кызганыч, Гомәрнең гомерен саклап кала алмадык, - ди.
 
Алсуның аңы томалана, бөтен гәүдәсе калтырый, аяк¬лары тотмый башлый, бичара хатынга көтелмәгән кайгы шулхәтле көчле тәэсир итә ки, табиблар аның үзенә ашыгыч ярдәм күрсәтәләр... Гомәрне күмгәндә, Алсуны сөйгәненең гәүдәсеннән көч-хәл белән аерып алалар. 
Ярты ел дәвамында кайгы-хәсрәт эчендә яши Алсу. Кайнанасы белән кайнатасы аңа бик нык ярдәм итеп, барлык чыгымнарны, авырлык¬ларны үз өсләренә алып, балаларны карашып торалар. Мәрхәмәтле ата-ана: «Кызым, болай булмый бит, ул кире кайтмый инде, балаларны үс¬терәсе бар”, -  дип, киленне психологка йөртәләр. Алсу акрынлап тернәкләнә, тора-бара аңа ире Гомәр үзе гадәти тормышка кайтырга ярдәм итә төсле тоела. Ул эшкә чыга.
 
Бервакыт иртән балаларны бакчага илтергә дип чыккач, Алсуның машинасы кабынмый, ул кайнатасына шал¬тырата, ә трубканы Талип ала. Алсу хәлне сөйләп бир¬гәч, егет бик тиз килеп җитә. Машинаны ремонтка илтеп тапшыралар. 
 
- Документларыңны кал¬дыр, барысын да үзем җай¬лармын. Хәзер үзем сине эшеңә, балаларны бакчага илтеп куярмын, - ди Талип. - Кичен барыгызны да үзем каршы алырмын, кайгырма, барысы да әйбәт булыр. 
 
Талипның янында булуы бик яхшы, әмма егетнең серле күз карашы Алсуны дулкынландырып, йөрәгенә шом сала. Алсу каршы килсә дә, Талип аны кичен эшенә барып каршылый, бергәләп балаларны бакчадан кереп алалар.
- Әйдәгез, кибеткә кереп кирәк-яраклар да алып чыгыйк. Әти белән әни шулай куштылар, - ди Талип.
Ул хәзер командировкаларга йөрми икән, җиңелрәк эшкә күчкән. Элек кибетләр¬гә йөрмәгән кеше, хәзер бөтен нәрсәне үзе белеп, алып кайтып бирә. 
 
- Шатлыгың йөзеңә чыккан, берәр кыз таптыңмы әллә? - дип сорый аңардан Алсу.
- Әйе, күз атып йөргән кызым бар. Тик әлегә ул белми бу хакта.
- Сиңа әллә кайчан гаилә корырга вакыт инде. Котлыйм! Кем соң ул? Мине дә таныштыр әле аның белән.
- Мин аңа бер күрүдә гашыйк булдым. Тик ул башканы үлеп ярата иде. Ә хәзер ул ялгыз... Күп сөйләштек, әйдә, балаларны алып кайтыйк, - дип сүзне бора егет. 
 
Балалар Талип абыйларын бик яраталар, аның белән бергәләп табигать кочагында да ял итәләр, велосипедларда да йөриләр. Гомәр үлеменнән соң Алсуның бушап калган йөрәге акрын гына җылына, мәгънә белән тулылана башлый сыман. Ул үзен иренә хыянәт иткән кебек сизеп, кыенсына башлый.  
- Синең хәзер яраткан эшең, сөйгән кызың бар. Үз тор¬мышыңа күбрәк игътибар ит, - ди Алсу. - Без хәзер әкренләп Гомәрсез генә яшәргә өйрәнеп  барабыз ин¬де. Бөтен изгелекләрең өчен чиксез рәхмәт сиңа! Баш¬ка безгә болай еш килеп йөр¬мә инде. Балалар бик тиз ия¬ләшүчән бит, аннан соң сине юксынырлар.
 
- Син аңламадыңмени? Мине бер күрүдә гашыйк ит¬кән кыз - ул син! Мин сине үлеп яратам! Эшемне дә, үзем¬не дә синең өчен алыштырдым бит, Алсу!
- Юк-юк! Син нәрсә?! Бу мөмкин түгел! Әти-әниләр нәрсә әйтер? Гомәрем ни уйлар?
 
- Әниләр бик теләп ризалар. Синең ризалыгыңны көтәләр. Чык миңа кияүгә, Алсу. Гомәр абыем сине бә¬хетле итте, мин дә сине, балаларны бәхетле итәргә сүз бирәм! Абыем сезнең бәхетле булуыгызга бик шат булыр, - дип, Алсуның күзләренә карап җавап көтте Талип.
Алсу төн буе йокламады. Кинәт кенә тәрәзә ачылып китте һәм ай яктысында Гомәрнең шәүләсе пәйда булды. Нәкъ өндәгечә.
- Гомәр бәгырем, син кайт¬тыңмы? - дип сикереп торды Алсу. 
 
- Әйе, бу мин, бәгырем. Талипны кума син. Ул да сине, мин яраткан кебек, үлеп яра¬та. Балаларны да кайгырта, ятим итмәскә тырыша. Син аның белән бәхетле бу¬лырсың, Алла теләсә. Мин риза, бәгырем, - диде Гомәр.
 
Алсу утны кабызу белән тәрәзә акрын гына ябылды, ә Гомәрнең шәүләсе юкка чыкты. Алсу бу хәлне елый-елый әниләренә сөйләде. 
Язмыш кушуы беләнме, бу ике йөрәк кавыша. Менә инде бер ел алар бергә, бәхетле гаилә булып яшиләр. Тиздән уллары туачак. Балалары үсеп җиткәч, Алсу барысын да аңлатып, Талипның аларга күк¬тән җибәрелгән фәрештә икә¬нен сөйләр, Аллаһы кушса...   
 

Саимә МОРЗАХАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 04.08.2023
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»