|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.08.2023 Авыл
"Икәүләп бер сәгать азаплангач, 2 метрлы җәен килеп чыкмасынмы! Шок булды"Питрәч районы Чыты авылында гомер итүче 69 яшьлек Мәхмүт абый Гәрәев Мишә елгасыннан 75 кг авырлыктагы җәен балыгы тоткан, аңа 26 яшь дип уйлана. — Җәен төнлә йөри, унбер белән бер арасында, — дип сөйләде ул. — Көндез сарык чалдым да, аның күкәен кармакка эләктереп суга аттым. Ул дүрт көн шулай ятты. Инде исләнә башлаган иде. Ә җәенгә шул сасы кирәк икән. Бишенче көнгә ул аны капкан. Төнге сәгать өчтә килеп карасам, нидер бар. Кармакны тартып булмый, авыр. Кайтып улымны уятып, кабат төштек. Икәүләп бер сәгать азаплангач, 2 метрлы җәен килеп чыкмасынмы! Шок булды. Машинага сыймый, көчкә урнаштырдык. Шуннан капка алдына алып кайтып суйдык. Аны икегә бүлеп үлчәдек. Башы гына 25 кг авырлыкта иде. Ул әле дә туңдыргычта ята.
Эльмира СӘЛАХОВА |
Иң күп укылган
|