поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Ой, шундый матур песи! Кушаматы ничек моның?
    – Тима.
    – Тимофеймы?
    – Тимерһади.
Бүген кемнәр туган
  • 14 Октябрь
  • • Раил Садриев - мәдәният хезмәткәре
  • • Фәнис Зыялы - шагыйрь
  • • Ирек Хафизов - актер
  • • Фидаил Зарипов - җырчы
  • • Роза Хәмидуллина - шагыйрә
  • • Владимир Корчагин (1924-2012) - язучы
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
04.08.2023 Милләт

Казанда «Тормыш агачы» проекты кысаларында татар мәдәнияте бәйрәме узды

Казанның Горький паркында «Байтирәк» (Древо жизни) проекты кысаларында татар мәдәниятенә багышланган бәйрәм чарасы узды. Әлеге проектның максаты – Идел буе халыкларының туган телләрен һәм традицион мәдәниятен саклау һәм популярлаштыру.

Бу проект беренче тапкыр 2022 нче елның җәендә үтте. 2 ел эчендә удмурт, мари, чуаш, мордва, башкорт һәм рус халыкларының мәдәниятенә багышланган чаралар үткәрелде.

2 нче август көнне казанлыларның татар мәдәнияте белән танышу, татарларның этнографик төркемнәренең халык киемнәрен күрү мөмкинлеге булды. Әлеге күргәзмәдә Казан, Пермь татарлары, мишәрләр, керәшеннәрнең милли киемнәре күрсәтелде. Костюмнарның күбесе Гөлшат Шәмсетдинова, Дамир Васильев, Ильдар Гатауллин, Надежда Шәйхлисламова тырышлыгы белән ясалган, дип хәбәр итә "Татар-Информ" МА. 

«Беренче костюм Казан татарлары костюмы: монда төп элементлар булып тәңкәле хәситә, аскы итәкле күлмәк, ефәк шәл санала. Ефәкле шәлне татарлар бик яратып бәйләгәннәр.

Икенче костюмны күбрәк авыл кызлары кигән, әлеге костюмның үзенчәлеге муенсада. Мондый муенсалар чуашларда да, удмуртларда да булган.

Өченче костюм 19 гасырның бай хатыннары киеме. Алар өске итәкле күлмәк, калфак, хәситә, каптырма киеп йөргәннәр.

Киләсе костюм Сергач мишәрләренеке. Аларның костюмында битлек, тастар бар. Мишәрләр чәчләрен күрсәтмәгәннәр, чәчләрен кием астына яшереп, тастар белән каплап куйганнар, ә өскә муенса элгәннәр. Шунысы кызык, мишәрләр төрле-төрле тукымаларны җыеп, алардан төрле композициядәге күлмәкләр тегеп кигәннәр.

Мишәрләрнең бу киеме 110 еллык татар камзулы, камчат бүрек, француз яулыгыннан тора. Әлеге яулык ни өчен француз яулыгы дип атала дисәгез, 1812 нче елгы сугышта татарлар һәм башкортлар канашкан, Франциядән кире әйләнеп кайтканда ирләр үзләренең әниләренә, хатыннарына шундый яулык алып кайтканнар, шуннан «француз яулыгы» исеме сакланып калган.

Керәшен кызларының костюмында Үзбәкстаннан кайткан әдрәс тукымадан камзул, тамакса бар, шунысын да әйтергә кирәк, керәшен кызлары беркайчан да чигүле аяк киеме кимәгән, егетләре кара эшләпә, кара камзул киеп йөргәннәр, башларында түбәтәй беркайчан да булмаган», – дип аңлатты Гөлшат Шәмсетдинова.

Бәйрәм кунаклары үзләре керамика, балчык, тамбурлы чигү, читек җөе гөреф-гадәте, керәшеннәрнең «тамакса» ясау остаханәләрендә катнаша алды.

Бәйрәмне Чувашия Республикасы Урмай авылыннан Фәрит Гыйбатдинов исемендәге «Мишәр» халык җыр һәм бию ансамбле башлап җибәрде.

Чараны Теләче районы Субаш авылыннан «Нарудган» керәшен халык фольклор ансамбле, «Мирас» бию ансамбле, «Риваять» этнотөркеме дәвам итте.

«Zakaria» фолк-төркеме 3 татар халык җырын башкарды. Әлеге төркемнең репертуарында 9 милләт җырлары яңгырый. Бүгенге чыгышларындагы беренче җыр «Әбделмән Купич» дип аталды.

«Бу җырны мин Мордовия Республикасы Ләмбрә районында экспедициядә булганда үзем язып алдым. Бу Әбделмән исемле купец станокта акча сугып, ялган тәңкәләр эшләгән. Моны белеп алгач, аны Себергә сөргенгә җибәргәннәр. Беренче җырыбыз шуның турыда иде. Икенче җырыбыз Флера Сөләйманова репертуарыннан алынган «Ай, тыр-дыр, там-там» дип аталган җыр. Безнең экспедициядә яздырган, җырчылар репертуарыннан алган җырларыбыз да бар. Өченче җыр «Tbrbriha» дип атала, ул безнең поппури итеп эшләнгән. Монда казан татарлары, нагайбәкләр, мишәрләрнең сөйләшү үзенчәлекләре кушылган иде», – дип аңлатты төркемнең җитәкчесе Лилия Җиһаншина.

Бию һәм җыр ансамбльләре чыгышларыннан соң алып баручы Илмир Ямалов халыкны түгәрәккә җыеп, аларны татар халык бию көенә биетте, җырлатты, уйнатты.Үзенең мондый татар бәйрәмнәре үтүенә бик шат булуын белдерде.

«Татарча бәйрәмнәргә алып баручы итеп чакырсалар, мин килергә әзер, чөнки мондый бәйрәмнәр милләтебез өчен, халкыбыз өчен бик кирәк», – ди ул.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы