|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.08.2023 Җәмгыять
Баланы урамда ташлап калдырган
Кичә кич Екатеринбургта Бауман урамында караучысыз баланы үтеп баручылар күреп калган. Тәртип сакчыларына кыз үзенең исеме Соня, үз яшен әйткән, әмма кайда яшәгәнен әйтә алмаган. "Ул көнне бала әтисе белән велосипедта йөрергә киткән. Берникадәр вакыттан соң ул аны мәйданчыкта ялгыз калдырган, тиздән киләчәген белдергән, әмма килмәгән", - дип аңлата Свердловск Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Валерий Горелых.
Кызны туганнарын тапканчы балалар приютына урнаштырганнар. Инспекторлар аны тапкан микрорайонда яшәүчеләрдән сораштыру уздыра. Шәһәр буйлап листовкалар ябыштырылган.
Фото: пиксабай
Автор:Ример Насретдинов
--- |
Иң күп укылган
|