поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.08.2023 Җәмгыять

«Гөмбәне берьюлы 7000 сумлык алучылар бар»

Кемнәр кайларда нинди гөмбә җыйган, ялган гөмбәләрдән ничек сакланалар – гөмбәчеләрдән шул хакта сораштык Ниһаять, узган атнада Татарстан районнары дымга туенды.

Тилмереп көткән яңгырларның тагын бер уңай ягы – гөмбәчеләрне шатлык басты. Дым бар икән, җылысы җитәрлек – гөмбәнең дә борын төртәсе хак. 

Нәсфирә Ибламова, Казанда яши. Лаеш ягында ике көн эзләнгәннәр, туфракка дым җитмәгәндерме, гөмбә споралары сөендермәгән. 17 июль көнне ире белән Пиртәч районының Шәле авылы янындагы умарталык янындагы наратлыкка кузгалганнар.

– Гөмбә быел, җыйган кешегә – чалгы белән чабарлык. Майлы гөмбә (маслята) җылылык белән дым көрәшкәндә ярала. Дымны сизүгә тишелә. 1 литрлы 150 банка майлы гөмбә маринадладым инде мин. Гөреҗдә гөмбәсен дә шактый җыйдык. Кызык гөмбә ул, һәр якта үзгәрәк булып үсә. Анысын Балык Бистәсе районына барып җыйдык, Мамадыш ягында үскәннәреннән нык аерыла. Мамадышның куе урманнарында үскән гөреҗдә гөмбәсе нык, шыгыр-шыгыр килә. Ә без җыйганы скрипун гөмбәсенә тартымрак, әчерәк тә. Шул әчесен бетерер өчен 3 тәүлек суда тотарга кушалар. Аның кадәр суда яткач нишли инде ул? Мин аны берәмләп кенә агып торган суда бик озаклап юам, аскы ягы гармун сыры кебек, андагы әшәке дә тиз юыла. Ел саен бик күп итеп сатам, берьюлы 7000 сумлык алучылар бар. Кемдер 1 литрлы банкасын 600 сумнан сата, ә мин 400 сумннан. Быел азрак арттырырмын дип торам, – ди Нәсфирә ханым. 
 
Ә менә Апас районы үзәгендә яшәүче шәфкать туташы Равиля Шакирова 15 елдан бирле гөреҗдәне борынгылар ысулы белән эшәкәртә.
 
– Көн саен 8әр чиләк гөреҗдә гөмбәсе җыям. Төшке ял вакытында да барып киләм. Гөмбәнең йөзен тимер мунчала белән юмасаң агармый да, 3 көн суда тотам. Шунсыз әчелеге чыгып бетми. Өч тапкыр пешереп түгәм. Дүртенчесендә – тәмләткечле су, анысында бер баш суган салам. Әгәр дә суган шәмәхә төскә кермәсә, банкаларга тутырып ябып куям. Арада бер генә агулы гөмбә эләксә дә суган төсен үзгәртә, инанганым бар, – ди ул. 
Әле быел гына гөмбә җыеп йөргәндә адашкан да. Гөмбә җыю азартка кертә, никадәр ара үтелгәнен гөмбәче сизми дә. МЧС хезмәтенә шалтыратыр иде, улы шунда эшләгәнлектән, оятка калудан куркып кояшка таба атлаган. 
 
– Гөреҗдә тупыл агачлары янында, ә майлы гөмбә нарат урманында үсә. Майлы гөмбә белән баллы гөмбә кыйммәтрәк йөри, ә гөреҗдәнең 1 литрын быел 450 сумнан сатарга исәп, – ди.
 
Гөмбә сезонын ул, баксаң, апрель аенда ук ачкан. Кәҗә гөмбәсе (сморчок) җыеп, кыздырып, килограммын 500 сумнан саткан.
– Кәҗә гөмбәсе кыздыргач бик тәмле. Мин аны берәр килолы итеп, пакетларга тутырам да, сатып бетергәнче суыткычта тотам. Узган ел гөмбә сатып,  60 мең сумга якын акча эшләдем, – ди ул.
 
Гөмбә дип, кәрҗин тотып урманга йөгерүчеләр арасында Камал театры оркестры музыканты, скрипкачы Динә Закирова да бар. Хәер, ул сату өчен түгел, үзләренә ашарга дип, бер машина багажнигы гөмбә җыйган. 
 
– Чаллы кызы булсам да, җәйләрен гел авылда үстек. Өчәр айга кайтарып куялар иде. Авыл тәрбиясе миндә дә ипле. Әти соңрак Ольгино авылында йорт сатып алды. Дус кызларым гөмбә танырга өйрәтте, шул гомердән бирле  бер генә елны да гөмбәсез калганым юк инде. Мөслимгә кайткач, әниемнең бертуганы Миләүшә апа белән икәү генә киттек. Караштырып йөрибез юк, чыкмагандыр дисәк, эләктек бер иңкүлеккә – мыж! Гөреҗдә, ак гөмбә, каен гөмбәсе... Машина багажнигы тулгач кына туктадык, әле тагын җыясы идек, – ди Динә. 
 
Дөрес, гөмбәне алып кайтып бушатканнар да, ире Илнур белән Әтнәгә юл тотканнар. Гөмбәне эшкәртү эшенә катнашмаса да, маринадланган гөмбәләрнең күчтәнәч булып киләчәгенә шикләнми ул. 
Арчалар гөмбәгә соңарып төштеләр. Гомерлек гөмбәче, рус милләтеннән Ольга Шәрипова исә татар халкының гөмбәне дөрес эшкәртмәүдә гаепли.
 
– Агуланып үлүдән куркып, гөмбәне пешергәндә беренче суны түгәләр. Аның бөтен тәме менә шул суда бит инде. Итне беркайчан да ике-өч тапкыр пешереп, суын түкмибез. Ә мин һәрвакыт беренче суда ук маринадлыйм. Уксусны да күп кушмыйм, салкынча урында сакланганда гөмбә бозылмый, – ди ул.
 
...Мин дә бардым бит гөмбәгә. Тәҗрибәмне саллы димим, 15 еллап. Узган шимбәдә нарат урманында эшләпәсе ун тиен зурлыгындагы майлы гөмбәләр генә борын төрткән иде. Ял көне яңгыр ишкәч, көн әрәмгә китмәсен дип киттем. Бер төн эчендә тишелгән агулы гөмбәләрнең күплеге... Өйрәнчекләр, сак булыгыз! Шуңа инандым, гөмбәне яңгыр астында җыярга әйбәт икән. Гөмбәләр тыгызрак та, чиста да. Коры җирең калмый инде калуын. 
 
Бөтен кеше гөмбә саткач, миңа да әллә сатып, акча эшләргә инде, дигән уй керде. Хакын күпме сорарга, дип чыгымнарын санап карадым. 25 чакрым ераклыкка барып-кайтыр өчен машинага 10 литрлап ягулык саласың. Көнең үтә. Кайткач эшкәртүе:  бер кәрҗин гөмбә 4 килограмм, аны ким дигәндә бер чиләк суда 10 тапкыр юасы. Юган саен шакшы су чыга, гөмбәнең пычрагы күп дип белмичә әйтмиләр инде. Бер кәрҗин гөмбәгә генә 100 литр су китә икән, ә мин бит 4 кәрҗин җыйдым әле. Исәпләгеч йөгерә-йөгерә түләү санамый нишләсен. Аннары банкасы, капкачы, тәмләткечләрен сатып аласы. Уксус бәясенә кадәр арткан, безнең яндагы кибеттә 70 сум тора. Казанда эшләнгәне әле! Шулай да гөмбә сатып, акча эшлисе килә! Күпме сорарга инде?..
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 03.08.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»