|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.08.2023 Әдәбият
Татар телендәге әдәби әсәрләр ябык конкурсына 500ләп әсәр килгәнТатар телендәге әдәби әсәрләр ябык конкурсына 500ләп әсәр килгән. 1 сентябрьгә кадәр «Роман» номинациясеннән кала башка жанрлар буенча әсәрләр кабул ителә. Романнарны 1 декабрьгә кадәр китереп булачак. «Бүгенге көндә эшләрне кабул итәбез – алар барысы да минем кабинетта җыела, исемлеге алып барыла», – диде «Казан утлары» журналының баш мөхәррире, язучы Рөстәм Галиуллин. Конкурска «Роман», «Повесть», «Хикәя», «Поэма яки шигырьләр шәлкеме», «Повесть (үсмерләр әдәбияты)», «Хикәя (үсмерләр әдәбияты)», «Поэма яки шигырьләр шәлкеме (балалар һәм үсмерләр әдәбияты)», «Хикәя (балалар әдәбияты)», «Кыска драма әсәрләре, скетчлар (балалар әдәбияты)» һәм «Әдәби тәнкыйть мәкаләсе, рецензия» жанрларында әсәрләр кабул ителә, дип яза "Татар-Информ" МА. «Конкурска тәкъдим ителгән әсәрләрнең күпчелеге шигырь, 16 повесть, роман жанры өчен 1 декабрьгә кадәр вакыт булса да, инде 6 роман килде. Бер кызыклы үзенчәлек: татар язучысы озын яза башлаган булса кирәк, хикәяләр азрак. Әдәбиятта кыска, затлы хикәяләргә кытлык бар», - дип дәвам итте ул. Әлегә әсәрләрне кемнәр укып бәяләячәге билгеле түгел. Жюри составы 1 сентябрьдән соң гына билгеләнә. «Әсәрләр кабул итү вакыты төгәлләнгәч кенә жюри составын раслап әсәрләрне укырга таратачакбыз», – диде Рөстәм Галиуллин. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләрене туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Татарстан Республикасы Язучылар берлеге Татар телендәге әдәби әсәрләргә яңа бәйгесен 2022 елның 1 октябреннән игълан иткән иде. Бәйгедә катнашучыларның исеме билгеле булырга тиеш түгел. Әсәр псевдоним белән имзалана, автор турында мәгълүмат (фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, туган елы, адресы һәм телефоны) ябык конвертларда җибәрелә. |
Иң күп укылган
|