|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.08.2023 Җәмгыять
Равил Фәйзуллин: “Уу, миңа бит 80 яшь!” — дип кычкырып йөрисе килеп тормыйТатарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин өчен бу ел юбилейларга бай. “Фәйзуллин йөзүләре”н оештыра башлавына 45 ел булды, Равил абыйның үзенә 4 августта 80 яшь тула. Бүген ул “Татмедиа” ААҖ генераль директорының киңәшчесе булып тора. — Равил абый, 80 яшьлек юбилеегыз килеп җитәргә санаулы көннәр калды. Ничегрәк үткәрергә план корасыз?
— Әллә ни әзерләнмим, план да кормыйм. 50 сен дә, 60-70 ен дә уздырдык. Юбилей дип исем китми. Кем әйтмешли, күргән-белгән нәрсә, шул ук сүзләр инде. Битараф дисәм, дөрес үк булмас. “Уу, миңа бит 80 яшь!” — дип кычкырып йөрисе килеп тормый. Иң мөһиме — үземә саулык, күңел тынычлыгы телим. Китап чыгарырга ниятем бар. Быел басылса ярый. Шулар җитә.
Равил абыйны юбилее белән котлыйбыз! Саулык, гаилә бәхете, имин тормыш телибез. Яңадан-яңа шигырьләрен, китапларын көтеп калабыз.
Фотода — Равил абый уллары Алмаз, Газиз һәм оныклары белән
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|