поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
01.08.2023 Җәмгыять

Җиде балалы гаилә бернәрсәсез урамда калган: «Әни, без кайда яшәрбез?»

Яшел Үзән районының Большие Ключи авылында яшәүче Мәрдановлар гаиләсенә зур бәла килгән: аларны йортлары янып, көлгә әйләнгән. Җиде балалы гаилә бернәрсәсез урамда калган.

– 24 июньдә кичке якта булды бу хәл. Ул көнне без барыбыз да иремнең апаларына мунчага дип барырга чыккан идек. Өйдән чыгып китеп, 20–30 минут вакыт узгач, күршебез: «Йортыгыз яна», – дип шалтыратты. Ирем шундук өйгә йөгерде. Мин аның артыннан кайттым, – дип ул көнне искә алды Гөлүсә ханым. – Без кайтып кергәндә, йорт эче төтен белән тулган иде. Документларны гына алып чыга алдык. Тиз арада өебез янып та бетте.
 
Гөлүсә ханым әйтүенчә, балаларның иң зурысына – 13, кечкенәсенә – 4 яшь. Йортлары янгач, гаилә бер атна тирәсе туганнарында яшәгән. Хәзерге вакытта алар фатир арендалап тора.
 
– Йортның стеналары гына утырып калды. Башта яңартмакчы идек, килеп чыкмаслыгын аңлагач, анысын да сүттек, – ди Гөлүсә Мәрданова. – Матур гына яшәп ятканда бернисез калу бик авыр, әлбәттә. Беренче уй «Кая барырбыз? Нишләрбез икән?» булды. Балалар аеруча нык борчыла. Янгын булган көнне дә, аннан соң да барысы да бертуктаусыз: «Әни, без кайда яшәячәкбез?» – дип кабатлады. Әле ярый ул көнне беребез дә өйдә юк иде. Иң мөһиме – барыбыз да исән-сау.
 
 
Йортлары янган гаилә белән район башлыгы Михаил Афанасьев та очрашкан. Булдыра алганча ярдәм итәргә вәгъдә биреп озаткан да «Ханский дом» оешмасы җитәкчесе Ильяс Гыймадовка мөрәҗәгать иткән. Шуннан соң эшмәкәр социаль челтәрләрдә акча җыюны оештырган. Җыелган акчага гаиләгә йорт салып бирәчәкләр. Йортны сафка бастырыр өчен якынча 4–5 млн сум акча кирәк икән. Хәзерге вакытта счетта 1 миллион сум тирәсе акча җыелган. Төзелеш эшләре инде башланып та киткән. Ниятләре – суыклар башланганчы гаиләне яңа, матур йортлы итү. Йорт каркастан булачак. Хәзерге көндә аның идәннәрен җәяләр. «Иң мөһиме – балаларга яшәр өчен тиз арада уңайлы шартлар тудыру», – ди Ильяс Гыймадов.
 
– Яшел Үзәннән дә вакытлыча торып торырга фатир тәкъдим иткәннәр иде, тик балалар өчен уңайсыз була, дип уйлаштык. Алар шушы авыл мәктәбенә укырга йөри. Ирем Марсель дә Карагуҗа авылына барып эшли. Мин бу фаҗига булганчы кибеттә эшли идем, хәзер буш вакыт күп кирәк булганлыктан, аннан киттем. Вакытлыча башка эшкә урнаштым. Авылдашларга, безне бер белмәгән кешеләргә, район башлыгына бик зур рәхмәт. Безне кайгыбыз белән ялгыз гына калдырмадылар. Акчалата да, киемнәр белән дә ярдәм иттеләр. Социаль челтәрләрдә әле дә акча җыю дәвам итә, – диде ул. – Бу кадәр игътибар булыр дип көтмәгән дә идек. Йорт салырга ярдәм итүләрен белгәч, сөенечтән нишләргә белмәдек. Бик зур рәхмәт. Кышка кергәнче яңа йортка күченергә хыялланабыз.
 
Янгыннан зыян күргән гаиләгә ярдәм җыю әле дә дәвам итә. Теләге булганнар акчаны Мәрданова Гөлүсә исемендәге картага күчерә ала. Ул 89393748584 (Альфа Банк) номерындагы телефон картасына беркетелгән.

Зөһрә САДЫЙКОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 01.08.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»