|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.07.2023 Җәмгыять
Югары Осланда давыл вакытында югалган ир-атны эзлиләр29 июль көнне давыл вакытында Югары Осланда яшәүче кешенең югалуы турында мәгълүмат бүген социаль челтәрләрдә чыкты. Югалган ир-атның хатыны агентлыкка сөйләвенчә, Андрей Мошков гарасат вакытында судан чыгып өлгермәгән. Бу хәл Студенц авылында булган. Яшь ир-ат ябык гәүдәле, буе 186 сантиметр.
Республикада су транспорты булган кешеләрдән ир-атны эзләүдә ярдәм сорыйлар. Әлеге эштә ярдәм итәргә теләк белдерүчеләр 8 987 001 73 66 (Алла) телефон номеры буенча мөрәҗәгать итә ала.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте белешмәсе буенча, эзләү инде икенче көн дәвам итә. Кичә 2нче зона-коткару отряды водолазлары 3000 квадрат метр мәйданны тикшергән.
Элегрәк «Татар-информ» давыл нәтиҗәсендә Татарстанда яшәүче 9 кеше һәлак булганлыгын һәм 47 кеше төрле җәрәхәтләр алганлыгын хәбәр иткән иде.
--- |
Иң күп укылган
|