|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.07.2023 Криминал
Айфон өчен балаларын сатканнарҺиндстанда яшәүче ирле-хатынлы Сати һәм Джайдев Гхош Көнбатыш Бенгалия штаты буенча сәяхәткә җыенган. Алар бик матур тревел-видеолар төшереп, социаль челтәрләрдә урнаштырып барырга хыялланган, тик менә айфоннары гына булмаган. Ә менә сигез айлый балалары булган. Аны сатарга уйлаганнар да инде. Җирле матбагалар язуынча, иң элек күршеләре шөбһәләнгән – гаилә үзен бик сәер тоткан. Сабый берничә көн элек юкка чыккан, ләкин ата-ана бернинди “борчылу билгеләре күрсәтмәгән”. Уяу күршеләрен Гхошларда кинәт кенә айфон барлыкка килүе дә аптыраткан, чөнки гаилә финанс яктан даими кыенлыклар кичереп яшәгән.
Нәтиҗәдә ана кешене тоткарлаганнар. Сати баласын чыннан да iPhone һәм “рилс”лар өчен сатканын сөйләп биргән. Ире качкан. Соңрак гаиләнең җиде яшьлек кызларын сатарга теләгәнлеге дә ачыкланган. Полиция ананы кешеләр сатуда гаепләгән. Нәни сабыйны сатып алган хатын да тоткарланган.
Фото: фрипик.ком
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|