|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.07.2023 Шоу-бизнес
“Әллә арыдык, әллә хисләр суынды...”Җырчы Ришат ФАЗЛЫЙӘХМӘТОВ һәм Эльмира аерылышулары турында хәбәр итте. Ришат хатынын Тәтишка дип йөртә иде. Алар танышып, кыска вакыт эчендә бергә яши башлады. 2021 елның 2 июлендә никах укыттылар. Бу — Ришатның икенче никахы. Беренче гаиләсеннән улы үсә. Икесе белән дә элемтәгә чыктык.
— Без хәзер Ришат белән бергә түгел. Алдагысын вакыт күрсәтер. Әмма сәбәпләр күп. Барысы бергә җыелды. Бу — безнең үзара килешеп кылынган карар, — диде Эльмира. — Әллә бер-беребездән арыдык, әллә хисләр суынды... — төгәл әйтүе авыр, тик бу — факт! Аерым яшибез. Җылы мөнәсәбәтләрне саклап кала алдык, эт белән мәче кебек аерылышмадык. Ни дисәң дә, иңне иңгә терәп, утын да, суын да бергә шактый кичтек. Ришатка рәхмәттән башка сүзем юк, хөрмәт итеп яшәде.
Ришатның исә аерылышуга күңеле ышанмый, мөнәсәбәтләр яхшырыр дип өметләнә. Бәлки, җайлашырсыз әле, дигәч тә: “Амин!” — дип җавап кайтарды.
— Бер-беребезгә ияләшкән идек бит. Болай кыен әле. Аерылдык дип түгел, әлегә мөнәсәбәтләрдә пауза ясарга булдык, дип кенә әйтәсем килә... — ди ул.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|