|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.07.2023 Мәдәният
Рәмзия Закирҗанова: «Көн-төн репетиция ясап, текст ятлап, гастрольгә чыгып киттем»Кариев театры 35 еллык юбилее уңаеннан театр сезоны дәвамында тамашачыларны төрледән-төрле кызыклы проектлар һәм чаралар белән сөендереп торды. Сезон тәмамлануга карамастан, бу проектлар үз эшен дәвам итә. Шундыйларның берсе – “Истәлекләр” дип атала. Бүген сезнең игътибарга Татарстанның атказанган артисты Рәмзия Закирҗанова истәлекләрен тәкъдим итәбез: - Кариев театрына 2007 нче елның февралендә труппа мөдире булып эшкә урнаштым. 5-6 ай эшләгәннән соң, җәй көне 3 районга гастрольләр оештырылды. «Көзебезнең язы» спектакле белән Нуриәхмәт абый һәм Халидә Апас районына кайтырга тиешләр иде. Афишалар таратылган, билетлар сатылган, 2-3 көннән чыгып китәргә кирәк. Тик Халидә авырып китте. Инде нишләргә? Ренат Әюпов миңа карап: «Үзең алыштырасың, башка чара юк», – ди. Ике көн эчендә Нуриәхмәт абый белән көн-төн репетиция ясап, текст ятлап, гастрольгә чыгып киттем. Шуннан соң режиссёрыбыз миңа: «Рәмзия, инде башка качып йөри алмассың, син – сәхнә өчен туган кеше», – диде. Шуннан бирле мин кабат сәхнәдә.
--- |
Иң күп укылган
|