поиск новостей
  • 09.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 10.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.03 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 12.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.03 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 17.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 12.00, 18.30, 12+
  • 18.03 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.03 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 21.03 "Акча бездә бер букча" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 21.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 22.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 24.03 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.03 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 09 Март
  • Ренат Вәлиев - баянчы
  • Рим Хәсәнов - композитор
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
Архив
 
23.07.2023 Язмыш

Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев: Дөрес әйтмәдең, дип тә шалтыраталар. Мин бит галим түгел…

Балтач районының Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев турында ишетмәгән кеше сирәктер. Һава торышын сорашыр өчен, гел аңа шалтыратабыз. Телефонны бик ягымлы ханым ала. Ничә еллар буе хәбәрләшеп торгач, тавышны да таный. Гөлзада апа ул, Әмир абыйның хатыны. Бу юлы Шәрәфиевләрнең өйдәге «һава торышы»н сораштык.

– Без – гап-гади укытучылар инде, сеңлем, – ди Гөлзада апа. – Әмир абыегыз белән бергә яши башлавыбызга 1 августта 48 ел була. Шл вакыт эчендә ике ул үстердек, бер дигән киленнәребез, 5 оныгыбыз бар. Әле генә яши башлаган кебек. Гомер дигәнең туктап тормый. Сизелми үтә дә китә икән.
 
Укытучылар гаиләсе элек-электән үрнәк саналды. Балаларга белем биргән, аларны язарга-укырга өйрәткән укытучыларга рәхмәт дими ни диярсең. Әмир абый мәктәптә – 40 ел, ә Гөлзада апа 35 ел эшләгән. Мактаулы исемнәр алмасалар да Шәрәфиевләр  үз укучыларыннан җылы сүзләрне еш ишетә. Алар Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевка да белем биргән. Әле дә очраган саен укытучыларына изге теләкләрен җиткерә икән.
 
Әмир абый Арча районының Пошалым авылында туып-үскән. Алар гаиләдә ике бала була. Апасы инде исән түгел. Әнисе 90 яшендә вафат булган. Пошалымда әнисенең 96 яшьлек сеңлесе гомер кичерә икән. Әмир абый туганын ташламый, без шалтыратканда, шунда хәл белергә киткән иде.
 
– Әмир абыегызны Балтач районының Бөрбаш авылына тарих дәресләрен укытырга дип кайтаралар. Ике елдан мине дә, кияүгә чыккан апам Гөлнур урынына, ул чактагы директор Габделхак абый Исхаков РОНОдан үзе соратып кайтарды. Башта курыктым да әле. Апам кебек булдыра алмам, дидем. Юкка борчылганмын икән. Андагы хезмәттәшләремне, ул елларны бик сагынып искә алабыз. Бөрбашта эшләгәндә гаилә кордык, ике улыбыз туды. Авыл халкы белән тату яшәдек. Бер генә чарадан да читтә калмадык, – ди Гөлзада апа.
 
Шәрәфиевләрне гел каядыр күчереп йөртәләр. 1979 елда Әмир абыйны Арча районының Лесхоз мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Анда биш ел эшлиләр. Шуннан соң Балтач районы хакимиятен аларны Яңгул авылына чакырып кайтара. Мәктәпкә тарих һәм география укытучылары кирәк була. Гаилә шунда кайтып төпләнә.
 
– Яңгулга килеп урнашканчы, алты җирдә яшәдек. Бүгенге нигез җиденчесе. Шөкер, биредә рәхәт яшәргә насыйп булды, – ди Гөлзада апа. – Әмир оста итеп гармунда уйнады, җырлады да әле ул. Туйлар да алып барды. Элек бит гармунчы бик кадерле иде. Иремне мәҗлесләргә, кичәләргә чакыруларын ярата идем. Үзе каршы килсә дә, җаен табып җибәрә идем. Гомерем буе Әмирнең җырга-моңга булган сәләтен кешегә күрсәтәсем килде. Минем өчен иң матур уйнаучы гармунчы ул, иң матуры җырлаучы да – Әмирем. Ә ул киреләнгән була. Янәсе, инде картайган, тавышы матур түгел. Юкка әйтә, бик талантлы ул.
 
Гөлзада апа ирен мактаган арада, Әмир абый да кайтып керде.
 
Талант дигәннән, без Әмир абыйның оста синоптик икәнен дә беләбез. Хәзерге заманда һава торышының көен бик белеп бетереп булмый. Әмма Әмир абый язып барганнар, ул фаразлаганнар еш кына тәңгәл килеп куя. Үзе дә яшерми, хәзер алдан әйткәннең туры килмәгән чаклары да бар.
 
–  Төрлечә була. Кайчак, дөрес әйтмәдең, дип тә шалтыраталар. Мин бит галим түгел. Бернинди җиһазларым да юк. Бары тик 1978 елдан бирле бер көн дә калдырмый язып барган көндәлекләрем генә бар. Без укыта башлаган елларда укучылар белән күзәтү көндәлекләре алып бара идек бит. Балалар белән эшләп, үзем дә кызыксынып киттем, – ди ул.
 
Тышта буран булса булсын, өйдә буран булмасын, дип җырлыйлар бит әле. Гөлзада ападан бәхетле яшәү серләрен дә сораштык.
 
– Иң беренче бер-береңне аңлап яшәү кирәк. Яшермим, мин Әмирне яратып яшим. Гомумән, күңелемдә начарлык юк. Бар кешене яратам, аларга яхшы булырга телим. Ике улымның тормышына сөенеп яшим. Бер дигән киленнәр килде. Улларым өйләнүгә, аларны башка чыгарырга кирәк, дидем. Бар теләгем – һәр гаилә үзенчә яшәсен. Икесе дә Казанга якын бистәләрдә, Питрәч районында торалар. Айрат агрономлыкка укыды, Марат юридик белем алды. Олысының эше күп. Күбрәк Марат гаиләсе кайтып йөри. Айратым малларга азык белән булыша, – ди Гөлзада апа. – Киленнәрем Алсу белән Гөлназ әни дип өзелеп торалар. Бер дә сүзгә килгәнебез юк. Алар миңа яхшы, мин аларны яратам. Тормышның бар матурлыгы – тату яшәүдә бит.
 
Гөлзада апа – дин юлында. Әмир абый да – мәчет карты инде. Йорт тирәсендә дә эшләре бүленгән. Гөлзада апа бакча эшен бик ярата икән. Күп итеп чәчәкләр үстерә. Әмир абый әле сыер асрый.
 
–  Баштарак икешәр баш та тоттык. Кирәкми, дигән идем. Әмир абыегыз ул сүзне яратмый. Сыерны үзе сава, үзе карый. Мин дә булышкалыйм инде. Бер-беребезгә юл куеп яшәдек. Әле дә шулай. Телевизорны бергә карыйбыз, бер төрле уйлыйбыз. Икебез бербөтен булдык инде. Туган көннәребез дә бер безнең: 1951 елның 22 гыйнварында туганбыз, – ди Гөлзада апа. – Язмышлар да уртак булды. Бик рәхәт яшәдек. Әле тагын да матур итеп гомер итсәк иде. Мин тормыштан бик канәгать. Иртән бакчама чыгып, чәчәкләремне күреп куанам, аларны күрә алуыма, атлап йөргәнемә сөенәм. Әнә шулар да миңа яшәр көч бирә. Артык малга кызыкмыйм, булганына шөкер, дим. Тормышны яратып яшәсәң, ул да сиңа елмая!

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 23.07.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы