|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.07.2023 Хәвеф-хәтәр
Гаиләсен аюдан саклап калганЯмалда яшәүче курку белмәс ир үз хатынын һәм оныгын иртә таңнан чумга (якутлар яшәгән конус формасындагы традицион торак, рамадан тора, сезонга бәйле рәвештә кабык, болан тиреләре яки киез тукыма белән каплана) бәреп кергән һәм аларның йокысын өзгән аюдан коткарган. 55 яшьлек Олег Лаптандер сөйләвенчә, ул тышка йомыш йомышларга чыкканда кинәт кенә аюны күргән. Кыргый җәнлек шунда ук иргә ташлана һәм чумга керә, анда Олегның оныгына (ул картәтисе белән картәнисенәнә җәйгә кунакка килгән булган) һәм хатынына һөҗүм итә. Бәхеткә, алар тиз арада чумның икенче ягыннан тышка чыгып кача алганнар. Шуннан соң ир кулыннан килгәнчә, аюны туктатырга тырыша һәм җәнлек белән алыша башлый. Игорь исемле дусты ярдәмгә килә, ул аюның игътибарын читкә юнәлткән арада Олег кача. Әлеге вакытта Лаптандер Салехард хастаханәсендә ята, аның җитди яралары бар: аркасы бик яман тырналган. Ир үзе үзен яхшы хис итә һәм тизрәк терелеп чыгарга өметләнә.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.
Фото: социаль челтәрләрдән.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|