|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.07.2023 Хәвеф-хәтәр
8,4 миллион сумга алданганШалтыратучы үзен хокук сагы органнарында эшләүче итеп таныткан. Ир-ат заты пенсионер әбине банктагы акча исәпләре белән фатирының шикле кешеләр исемлегенә кертелүен әйткән. Мошенник әбине банк вәкиленнән белешергә киңәш иткән. Ялган "банк вәкиле" исә әбекәйдән акчасын чит исәпкә күчерүен таләп иткән. Эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, башта әбекәй гомер буе туплаган 2,23 млн. сумын күчергән. Аннары кредит алган. Янәсе, моңа кадәр мошенниклар аның исеменә рәсмиләштерелгән заемны юкка чыгару өчен дип. Пенсионер миллион сумнан артык кредит алган. Акчаларны тагын башка исәпкә күчергән.
Алай гына түгел, мошенниклар беркатлы әбекәйне фатирын сатарга ризалаштырган. Алыш-биреш кәгазьдә генә булачак, аннары бар да кире үзеңә кайтачак дип, алар аны тәмам ышандырган. Игълан биреп фатирын сатарга куелуы һәм аны сатып алырга теләүчеләр килә башлавы да әбине гаҗәпләндермәгән, сагайтмаган. Нәтиҗәдә фатиры 5 миллион сумга сатылган. Бу акчаларны да мошенниклар кулына тапшырган. Җитмәсә, әбекәйнең 100 мең сумлык кыйммәтле бизәнгечләрен дә сатырганнар. Акчаны янә аферистлар кулына биргән.
Әби тәмам акчасы калмагач һәм энесенә үтечкә акча сорап баргач кына ни кылганын аңлаган. Тикшеренүчеләр җинаять эше кузгаткан. Тик алар җинаятьчеләрнең кайчан эзләренә төшәр - менә бусы сорау. Аннары, җинаятьчеләр нәкь менә пенсионерларның телефон номерларын кайдан табып ала? Башта менә шуңа ачыклык кертәсе иде дә соң.
Кызганычка каршы, көн туса мондый аяныч хәлләр турында күп ишетәбез. Мошенниклардан сак булыгыз, таныш булмаган кешеләргә ышанмагыз дип, күпме генә аңлату-агарту эшләре алып барылмасын, барыбер җинаятьчеләр ятмәсенә эләгәләр. Абай булыйк, уяу булыйк, телефоннан таныш булмаган номерлар буенча сөйләшү түгел, алмаска да кирәк.
Фото: pxhere.com
Резида КАДИКОВА |
Иң күп укылган
|