|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.07.2023 Шоу-бизнес
«Әни диплом алуны да күрә алмады…»Артистканың улы Майкл МГИМОны тәмамлаган. Шундый мөһим вакыйга белән аның апасы Анна Заворотнюк Интернет челтәрендә уртаклашкан. Ул шәхси блогында диплом тапшыру чарасыннан фотолар урнаштырган. 22 яшьлек Майклны хупларга якыннары — сеңлесе Анна, нәнәсе Валентина Борисовна, шулай ук әтисе Дмитрий Стрюков килгән. Кызганычка каршы, әнисе бу чарага килә алмаган.
"Кызганычка каршы, әни килә алмады. Аның хәлләре яхшылардан түгел. Шуңа да карамастан, без барысы да әйбәт булыр, дип өметләнәбез", ди актрисаның кызы Анна.
Исегезгә төшерәбез, инде берничә ел Анастасия Заворотнюк яман шеш авыруы белән көрәшә.
Автор: Ример Насретдинов
Фото: РИА Новости сайтыннан.
--- |
Иң күп укылган
|