поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
20.07.2023 Җәмгыять

Вакытында өлгерәсе иде. «Улыбыз туганда сау-сәламәт иде, соңрак әллә нинди авырулары ачыкланды»

«Ватаным Татарстан» газетасының укучылары ярдәм сораган авыруларга, мохтаҗларны игътибарсыз калдырмый. Пенсия акчасын җыеп барып, башкаларга ярдәм итәр идем дип, редакциягә килүчеләр дә шактый. Үзләре хакында язгач, тормышлары уңайланып китүчеләр, тиешле дәвалану курслары үтүчеләр бар. Алар газетага да, укучыларга да рәхмәтле. Үзебез дә араны өзмибез, хәбәрләшеп яшибез.

Казанда яшәүче Айзирә Зиннәтуллинаның улы 5 яшьлек Риназга ярдәм кирәклеге хакында бер язган идек инде. Сабый кабат мәрхәмәтле кешеләр ярдәменә мохтаҗ. Айзирә өченче баласы белән декретта утыра. Иренең генә акчасын җиткерә алмыйлар.

– Улыбыз тугач, табиблар аны сау-сәламәт диде. Тик 8 ай тулганда, ул авырып китте. Тикшерелә башлагач, әллә нинди авырулары барлыгы ачыкланды. Риназның бер колагы начар ишетә, авыр сөйләшә, аяклары тыңлап бетермәгәч, начар йөри, – ди әнисе.
 
Риназ белән йөкле чакта Айзирә кибеттә эшләгән. Авыр да күтәрергә туры килгән, бер тапкыр сабыен югалта да язган. Хастаханәдә ятып чыккач, хәле яхшырган.
 
– Баламны тагын да кечкенәрәк чакта дәвалый башлыйсы калган икән, дим. Мин аның утырмавына, үрмәли алмавына игътибар иттем. Табибларга бардым. Алар исә бер дә начар сүз әйтмәде, борчылмаска кушты. Табибларга ышанып тынычландым. Тик улымның хәле тагын да начарланды. Бу юлы тикшерелгәч инде ДЦПның бер төрен ачыкладылар. Риназның нерв системасына зыян килгән. Берни әйтеп аңлата алмый, – ди Айзирә.
 
Айзирә Риназның ишетмәвенә дә бик борчыла. Күпме генә табибларга йөрсәләр дә, берәү дә әлегә кадәр төгәл диагноз куймаган. Шуңа колак аппараты да алмаганнар. Сабыйның аяклары да борчый, табаннарында кимчелекләр күп. Әкренләп алар кәкрәеп бара икән. Август ахырында аякларына операция ясатырга җыеналар.
 
– Быел олы балам укырга керә. Ул мәктәпкә барганчы, Риназга операция ясатырга җыенабыз. Бушлай ясала торганын озак көтәсе бар. Түләүлесе тизрәк була. Безгә вакытында баламның аякларын саклап калырга кирәк, – ди Айзирә. – Моңа кадәр туганнарым булышты. Инде алардан ярдәм сорарга да уңайсыз. Сез газетага язганнан соң, безгә бик күп кеше ярдәм итте. Ул чакта күпме анализлар тапшыра алдык. ЛФК үттек. Бар өметем – мәрхәмәтле кешеләрдә. Мөмкинлегем булса, кешедән акча да сорамас идем. Тик булмый… Улымны яшәтәсем килә, аның ныклап йөрүен телим. Калган авыруларын ничек тә җиңәр идек әле.
 
Риназга булышырга теләүчеләр банк картасына акча сала ала. Саклык банкы картасы әнисе Айзирә Айдар кызы Зиннәтуллинаның 89655965191 телефон номерына беркетелгән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 20.07.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»