поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.07.2023 Язмыш

100 яшьлек Фәхриҗамал әбине тәрбияләүче: «Мин аның кызы да, туганы да түгел»

Аңа мунчаның кайнары, ризыкның тәмлесе кирәк. Киемнең дә бары үтүкләгәнен генә кия ул. Юк, картлык көйсезлеге түгел бу. Баулы районының Татар Томбарлысы авылында яшәүче 9 июльдә 100 яшен тутырган Фәхриҗамал әби Шарапованың яшәү рәвеше шундый. Әле һәр иртәсе күнегү ясаудан башлана. Гаҗәп әби бит, килешәсездер?

Бу әбине кем  шулай көйләп тора соң дисезме? Аны кадер-хөрмәттә яшәтүче Сәрия апа Гыйльфанованың үзенә дә киләсе елда җитмеш тула. Фәхриҗамал әбинең кызы да, туганы да түгел ул. Сәрия  мәрхүм каенанасы Гафифәнең кияүгә чыкмаган сеңлесен әнә шулай тәрбияли. Каенатасы, каенанасын да  олылап соңгы юлга озаткан. 45 ел бергә яши-яши  Фәхриҗамал карчык исә аның иң якын кешесенә  әйләнгән. Бервакытта да арада тавыш чыкмаган. Гомер буе әби кушканча гына эшләгән. Кайчак берәр сүз әйтеп куйса, син икенчеләндең әле, Сәрия, дип куя икән. Шуңа күрә ул аның кагыйдәләрен беркайчан да бозмаска тырыша. Әбинең өс-башы, мунча киемнәре, сөлгеләре һәрвакыт үтүкләнгән. Юкса ул аны кимәячәк. Аерым кашык, чынаяк, аерым бал, кайнатма, май савыты… Әмма бу аерым ашау дигән сүз түгел.
 
– Кайберәүләр: «Нигә табынга икешәр савыт бал, кайнатма куясың?» – дип шакката.  Үзе шулай тели икән, ашасын, дим.  Ул миңа әни кебек якын. Картлар йортына бир, диючеләр дә бар. Мин аннан соң нинди намус белән яшим, ди? Аны илтеп куйган очракта да ул анда яши алмаячак. Үзенчә яшәргә күнеккән бит. Анда бөтенесе – бергә. Шуның өчен беркая да җибәрмәячәкмен.  Үзем исән булганда карыйм әле. Кызларым Светлана, Рәмилә дә бик әйбәт, ташламаслар, – ди Сәрия апа.
 
Моңа кадәр Сабан туена да  йөрткән әле ул аны. Тик быел, колагым ишетми, дип бармаган. Сәбәбе дә бар: Коръән ашына чакырулы булганнар.
 
Сәрия апа әбине үзенчә матур итеп киендерергә тырыша. Тик  әбекәйнең генә моңа исе китми икән. Аның каравы сәламәтлегенә битараф түгел.  Һәр иртәдә ишегалдына чыгып, күнегүләр ясый. Кичләрен исә аяк-кулларын тагын бер мәртәбә язып  керә. Әби сәламәтлегеннән зарланмый. Әмма, кай җирең авырта, дип сораганда, бар әгъзам да, дип әйтә икән.
 
Аның кызу  мунча яратуы – үзе бер хикмәт. Җитмәсә, беренче булып бара икән әле. Кызу булмаса, кереп тә тормый.
 
 – Мунчаны 1–1,5 сәгать керә. Басып юына, бервакытта да утырмый. Мин чәчләрен юып, аркасын ышкыгач, өйгә кайтып китәм. Мине саклап утырма, ди. Мунчадан битләре кып-кызыл булып кайтып керә. Аңа шулай рәхәт, – ди Сәрия апа Гыйльфанова.
 
Шулай да  озын гомер сере нидә икән соң? Сәрия апа, әйбәт ашаудадыр, дип саный. Ни өчен дигәндә, гомер буе җиләк-җимеш ашаган. Лимонлы чәй эчкән. Балдан, майдан, җимеш, чикләвектән өзелмәгән. Ит яраткан. Тик  тешләре булмагач, хәзер ашый алмый.
 
Әле юбилее белән котларга район, үзе укыткан мәктәп (Фәхриҗамал Шарапова – Татарстанның атказанган укытучысы. Ул Баулы шәһәрендәге 3 нче мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыткан. – С.М.) җитәкчеләре дә килгән икән. Кирәкми мондый бәйрәмнәр, үзеңә мәшәкать ясап, табын әзерләп  йөрмә, дигән булган йөзьяшәр.
 
– Киләбез дип торганда, кешегә ничек килмә, дисең? Юклык заманы түгел, бөтен нәрсә дә бар бит. Бер гасыр кичүеңне ничек бәйрәм итмисең?! – дип аңлаттым, – ди Сәрия апа.
 
Менә бит нинди игелекле, башкаларга үз кадерен белеп яшәргә ирек биргән, олыны олы итә белгән  кешеләр бар дөньяда! Фәхриҗамал әбигә артык эш тә кушмаган. Чәй куеп торганга да риза булган. Ярты гасыр шулай тәрбиялә әле  син?! Сәрия апа «Газпром»  оешмасында слесарь булып хезмәт куйган.
 
Игелек җирдә ятмый, ул кешегә барыбер әйләнеп кайта, – диләр.  Сәрия апа да моның шулай икәнлегенә инанган. Йөрәк өянәгеннән инде исән калмам, дигәндә  аякка басуын да  кылган игелекләрнең әҗере дип саный ул.
 
– Каенанам 62 яшендә үлде. Бик дус яшәдек. Дөресен әйтәм, баштарак, син иркә, дип бик кабул итеп бетермәгән  иде. Әтисез үскәч, эш рәтен белми дип уйлаган. Чирләп урын өстендә ятканда, эштән китеп тәрбияләдем. Бергәләп хастаханәләрдә ятарга туры килде. Бу кадәр яхшы булырсың дип  белмәгән идем, дип әйтә иде. Риза-бәхил булып китте. Каенатам Фатыйх та шулай. Ирем Миясәр 57 яшендә  йөрәк чиреннән  китеп барды. 31 ел гына яшәп калдык. Кадеремне белде, бармак белән дә чиртмәде. Бар эшне бергәләп башкардык. Ике кыз үстердек. Бүген дәрәҗәле урыннарда эшлиләр. Кешеләргә яхшылык кылып яшәгез! – ди Сәрия апа, әйбәт булырга чакырып.

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 19.07.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»