|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.07.2023 Киңәш-табыш
Җиләк-җимешне туңдыру кирәкме?Элек ничек яшәгәннәрдер, белмим, мәгәр хәзер рәхәт: җиләк-җимеш бозылганчы дип кайнатма эшләп, компот ябып хәлдән таясы юк – туңдыргычка саласы да куясы! (Җиләге булса, әлбәттә). Кирәк чакта алып, компотын та кайнатасың, эретеп, болай гына да ашыйсың... Әмма бу ысулны өнәмәүчеләр дә бар. Янәсе, файдасы кими.
Тынычланыгыз, җәмәгать! Җиләк-җимешне туңдырганнан соң, андагы витаминнар һәм файдалы матдәләр күләме үзгәрми, ди белгечләр.
“Туңдыру процессы җиләкләрнең туклыклы үзлекләренә йогынты ясамый. Каротин, В төркеме витаминнары, безнең иммунитет өчен кирәкле С витамины саклана. Ләкин аларны тулысынча өлгергән вакытта туңдыру кирәк. Оптималь температура -18; -20 градус. Җиләкләрне бер-берсеннән аерып куеп, 3-4 сәг дәвамында туңдыралар. Аннары герметик пакетларга яки савытларга тутыралар”, – дип аңлата СКФУның азык-төлек инженериясе һәм биотехнологияләр факультетының туклануны оештыру һәм азык-төлек инжинирингы факультеты деканы урынбасары Ольга Олешкевич.
Ул шулай ук туңдырылган җиләк-җимешне дөрес эретү буенча да киңәшләр бирә. Аларны башта суыткычта, аннары бүлмә температурасында эретергә кирәк. Боткаларга һәм камыр ризыкларына туңдыргычтан алу белән салырга була.
Иң мөһиме, җимешләрне эреткәннән соң, кабат туңдырып йөртергә ярамый.
Кибеттә туңдырылган җиләк-җимеш сайлаганда да аларның каты, һәрберсен тотып карарлык булуы шарт. Әгәр формасыз, бер-берсенә ябышкан икән димәк, аларны инде эреткәннәр һәм кабат туңдырганнар.
Шулай ук өстәмә тәмләткечләр, соуслар һәм шикәр салынмаганын алырга киңәш ителә.
Эльмира ИБРАГИМОВА |
Иң күп укылган
|