|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.07.2023 Хәвеф-хәтәр
Казан прокуратурасы 6 яшьлек балага эт ташланганнан соң тикшерү үткәрәКазан шәһәре Авиатөзелеш районы прокуратурасы балага эт һөҗүм итү факты буенча тикшерү оештырды, дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә. «Татар-информ» 15 июльдә Дементьев урамында авызлыксыз йөргән эт 6 яшьлек малайның йөзен тешләве турында хәбәр иткән иде. Малайга Казанның Балалар республика клиник хастаханәсендә ярдәм күрсәткәннәр һәм өенә җибәргәннәр.
Хайванның балигъ булмаган балага ташлануы факты буенча тикшерү үткәрелә. Күзәтчелек ведомствосы җирле хакимиятләрнең һәм махсуслаштырылган оешмаларның хайваннарга кагылышлы җаваплылыклары турындагы закон таләпләрен үтәүләренә бәя бирәчәк.
Фото: pxhere.com
--- |
Иң күп укылган
|