поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
17.07.2023 Спорт

Радик Сәлахов: "Дүрт машинаның дүртесен дә сатып җибәрдем"

Питрау көрәше батырлар өчен сезонны яба дисәң дә була. Мамадыш районы Җөри авылында узган бәйрәмнең баш батыры булып, Лаеш командасы өчен чыгыш ясаучы Радик Сәлахов калды. Радик узган ике елны да Питрауда җиңеп машиналар откан иде.

Быел да батыр өстенлекне бирмәде ул. Егетләр көрәшнең соң тәмамлануыннан куркып тормадылар. Батырлар келәмдә аяк шуу сәбәпле, бил алышуны чирәмдә дәвам итте. Радик белән келәмгә чыкканчы әңгәмә кордык.

- Быел да Питрауда батыр каласыңмы? Кәеф ничек?
- Без һәрвакыт әзер торабыз. Кем көчлерәк икәнен келәм күрсәтә. Быел да батыр калырга тырышам.
 
- Төп көндәшләрең кем?
- Көндәшләр күп. Ранис Гыйләҗетдинов, Айнур Сыртаев, Айдар Алтынбаев һәм башкалар. Питрау көрәше - бәйрәмнәрдә бил алышуларның тәмамлаучысы. Бөтен көчле батырлар җыелган биредә. 
 
- Узган елны машина оттың, ә быел?
- Абсолют батырга - 500 мең. Тырышабыз инде.
 
- Нинди Сабан туйларда чыгыш ясадың? Сезон уңышлы булдымы?
- Быел сезон бик уңышлы булды. Дүрт җирдә батыр калдым, дүрт машина оттым. Хәзер монсына да тырышырга кирәк.
 
- Дүрт машинаны нишләтәсең? Тозлыйсыңмы?
- Бөтенесен дә сатып җибәрдем, шөкер. Аларны җыеп ятудан мәгънә юк. Тозлап булмый бит.
 
- Казахстанда дөнья чемпионатында катнашмадың бугай...
- Әләгеп булмады анысына. Татарча көрәш белән билбау көрәше бер көнгә туры килде. Кайсында көчлерәк шунсын сайладым. Бер машинаны Миңгәрдә оттым.
 
- Җанатарлар арасында кемнәр бар?
- Туганнарым, якыннарым монда. Көрәшче дусларым да көч биреп тора. Бу спорт төрен яратучылар, мине хөрмәт итүчеләр дә бирегә җыелды. Барысына рәхмәт.
 
- Питрауда көрәш бик соң тәмамлана. Мондый шартларда көрәшү авырмы?
- Әлбәттә, бүтән шартлар. Үзеңне кич белән көрәшергә рухи яктан әзерләргә кирәк. Авырлыклар бар, әмма ел саен катнашкан күнегә башладым. Чык тошкәнен истә тотып, махсус аяк киемендә келәмгә чыгасың. Кемгә нәрсә уңайлы. Узган елны көрәш иртәнге 4-5 тә тәмамланды.
 
Рудия Габидуллина фотосы

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 17.07.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»