поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
16.07.2023 Җәмгыять

15 яшендә мәңгелек йортына иңдерелде

Яшьлегенең чәчәк аткан чагы, табигатьнең ак бәхетләр вәгъдә итеп, матурлыкка күмелгән гүзәл мизгелендә, тугызынчы сыйныфны тәмамлап көллияткә керәм дип хыялланып йөргән көннәре иде Сылукайның.

Сылуның һәлак булуын ишеткән һәркем елады.
 
Кыз ул көнне иртәдән үк хуҗалыктагы бөтен эшләрен тәмамлады да, 15 яшьлеген үткәрү өчен әнисе белән өстәлгә кирәкле азык-төлек исемлеген тутырды. Бөтен сыйныфташларын җыеп бәйрәм итәргә уйлаган иде ул. Әтисе белән район үзәгенә барып продуктлар алып кайтты, иң матур, ак чәчәкле күлмәген сайлады. Кичен кызга әнисе "Сарык бәтиләре кайтмый калды, урамнарны әйләнеп кайтчы", дип эндәште. Әле яңа гына көтүгә чыккан бәрәннәрнең болында уйнап калулары гадәти күренеш иде. Көтүгә күнеккәнче шактый азаплыйлар шул алар. 
 
Кыз юл аркылы чыкканда арттан тузан туздырып килүче тугызлы машинасын абайламый калды. Сылуның ап-ак төстәге күлмәге каннан кып-кызыл булды.
 
Әле узган айда гына машина йөртү таныклыгын алган егет автомобилен туктатып, аннан төште дә, йөгерә-йөгерә канга батып яткан кыз янына килде. Сылу соңгы сулышын ала иде. "Гафу ит мине, зинһар гафу ит. Мин бит сине күрмәдем. Кулымнан телефоным төшеп киткән иде. Шуны алырга дип үрелдем генә бит...", дип елап җибәрде егет аның янына тезләнеп. Бу фаҗига шаһитләре кайсылары Ашыгыч ярдәмгә шалтыратты, икенчеләре Сылукайның әти-әнисенә ничек хәбәр итәргә дип тораташ катып калды... 
 
Тиз арада килеп җиткән табиблар кызның гомерен саклап кала алмады. Рәхимсез үлем әти-әнисенең газизен мәңгегә тартып алды. Авылдагы һәр гаиләне кайгы сөреме каплады. Һәркем елмаюдан балкып торган, ачык, яшел күзле кызны искә алып илерде дә илерде. Хәтта ирләр дә елады. Яшьлеге чәчәк атканда, киләчәккә өмет һәм хыяллары ташып торганда якыннарын ташлап китте Сылукай.
 
Туган көне, унбиш яшьлеген бәйрәм итәсе көнне кызны мәңгелек йортына иңдерделәр. Акрын гына җылы яңгыр явып торган көн иде ул. "Ник син китәргә тиеш соң? Син бит безнең алтыныбыз идең, кызым", дип Сылуның әтисе җирне тырнап-тырнап елады. 
 
Гаепле егетне һәлакәт булган көнне үк кулга алдылар. Хәзер ул суд карарын көтә. 15 яшьлек Сылу кабердә. Әтисе баласын җир куенына иңдергәч үк, йөрәге белән хастаханәгә озатылды. Кызның әнисе дә урын өстеннән тора алмый.
 
Ә фаҗигане китереп чыгаручы шофер, унтугыз яшьлек егетне ничә еллык төрмә көтә. Бер ялгыш адым ике яшь кешенең язмышын җимерде. Әллә язмыш, әллә бер ялгыш...
 
P. S. Бу вакыйганы бер танышым сөйләде. "Яшьләр өчен гыйбрәт булсын иде", диде ул сүзен җөпләп. Бигрәк тә ашыгып йөрүче машина сөючеләргә кагыла бу. 
 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 16.07.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»