поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Гыйнвар
  • Мөнир Вафин - шагыйрь
  • Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Гөлназ Солтанова - җырчы
  • Хәкимҗан Халиков (1933-2002) - язучы
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
14.07.2023 Җәмгыять

«Балачак җыры» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды (ФОТО)

Бүген «ШАЯН ТВ» каналы студиясендә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» каналы оештырган «Балачак җыры» бәйгесенең 4 нче сезонында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов үзе тапшырды.

Бәйгенең максаты – татар телендә балалар өчен җырлар иҗат итүче шагыйрь һәм композиторларны барлау, шул җырларны таныту, балалар репертуарын татар җырлары белән баетудан гыйбарәт.

Быел «Балачак җыры 2023» бәйгесенә 100 якын җыр килде. Авторлар арасында профессиональ композиторлар белән бергә үзешчәннәр дә катнашты. Алар арасында төрле һөнәр ияләре бар. Икенче турга профессиональ жюри тарафыннан 20 җыр сайлап алынды. Әлеге тур исә 2023 елның 3 июленнән 9 июленә кадәр интернет аша shayantv.ru сайтында тавыш бирү белән тәмамланды. Иң күп тавыш җыйган 10 җыр өченче турга үтте. Мәртәбәле жюри нәтиҗәләре буенча 5 җиңүче билгеләнде.

Менә ул җиңүче җырлар исемлеге:

• «Читекләр» җыры (Рәшитова Гөлнара Сазит кызы сүзләре
Йосыпова Лиана Солтанбай кызы көе

• «Поезд» җыры
Нуруллина Ильмира Рафаэль кызы сүзләре
Низамов Марат Рафаэль улы көе

• «Күңелле балачак» җыры
Абдуллин Арнис Зәки улы сүзләре
Хәбиров Сафуан Закуан улы көе

• «Туган көн безгә шатлык китерә» җыры
Рәмис Аймәт сүзләре
Луиза Батыр-Болгари көе

• «Серле урман» җыры
Әхмәтҗанова Энҗе Илнур кызы сүзләре
Һадиева Әлфия Илдар кызы көе

Җиңүче авторларның һәрберсенә 50 000 сум бүләк таплышырылда. Шулай ук әлеге җырларга Комиссиясе ярдәмендә «ШАЯН ТВ» каналы тарафыннан заманча аранжировкалар ясалачак, сыйфатлы видеоклиплар төшереләчәк. Бәйгедә җиңгән җырларны «Сәйлән» балалар телевизион татар җыры фестивале катнашучылары башкарачак. Моннан тыш, барлык җырлар да «Балачак җыры» җыентыгына кертелә.
Җиңүчеләрнең һәрберсен ихлас күңелдән котлыйбыз! Иҗат чишмәгез саекмасын, алга таба да яңа үрләргә ирешергә язсын! 

 


---
Шаян
№ --- | 14.07.2023
Шаян печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы