поиск новостей
  • 08.02 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 10.02 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.02 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.02 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 13.02 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 08 Февраль
  • Ильтани Илялова - театр тәнкыйтьчесе
  • Камил Исхаков - дәүләт эшлеклесе
  • Радик Гыймаев - журналист
  • Мәхмүт Газизов - шагыйрь
  • Дмитрий Менделеев (1834-1907) - химик
  • Шәхсәнәм Әсфәндиярова (1926-1996) - актриса
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
Архив
 
14.07.2023 Милләт

Казан халкын әстерхан татарларының бию үзенчәлекләренә өйрәттеләр

Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында әстерхан татарларының бию үзенчәлекләрен тәкъдим иттеләр. Чара – Казан мэриясе оештырган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы дәресе.

Программа «Кияүсый» дип аталган перформанстан, ягъни кияүне һәм аның туганнарын кәләш ягында хөрмәтләү кебек бию йоласыннан башланды.

Казан халкы һәм башкала кунаклары әстерхан биюенең төп элементларын һәм Әстерхан татарларының бию уеннарын мастер-класс барышында өйрәнде.

Перформанста һәм мастер-класста профессиональ биючеләр – Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең элекке артисты, «Яз» халык бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Әстерхан татары Рафаэль Мустяков, педагог-хореограф, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты артисты Алия Мөхәммәтгалиева, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Айнур Фәизов һәм балет артисты, «Мирас» үрнәкле балалар бию ансамбленең педагог-хореографы, Әстерхан татары Элеонора Умерова катнашты.

Кичәнең алып баручысы Алсу Мәгъсүмҗанова әйтүенчә, программа культурология кандидаты, этнохореолог, театр һәм Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында музыка бүлегенең фәнни хезмәткәре Дәүләт Умеров материалларына нигезләнгән.

«Ул үзе дә Әстерхан татары. Экспедициягә чыгып, материал җыйган. Материалны туплап, китап чыгарды. Без аны кулландык. Әстерхан татарларының йөреше икенче төрле, биюләрдә кавказ алымнары бар. Егетләр кызларга тотынмыйча, сикермичә бии. Күмәкләшеп тә биемиләр. Алар зур түгәрәк ясый һәм уртага бер кеше чыгып бии яисә парлашып бииләр», - дип аңлатты ул.

Алсу Мәгъсүмҗанова Әстерхан татарлары биюендә кулланган хәрәкәтләрне атады: «алдыга йөрү», «артыга кайтып йөрү», «басып йөрү», «аяк табан борып йөрү»» «аяк тибү», «дөбердәтү», «сикереп йөрү» кебек хәрәкәтләр булды.

Элеонора Умерова - тумышы белән Әстерханнан, Дәүләт Умеровның кызы. Биюгә мәхәббәт аңа балачагыннан ук килгән. «Кечкенә чагымнан биим. Биюгә мәхәббәтне әтием уятты. Әстерхан татарлары биюе Кавказ халкы биюләре белән охшаш, чөнки Әстерхан Дагыстан белән чиктәш. Бүгенге көндә Әстерхан татарлары биюеннән бик аз материал сакланып калган. Әстерхан татарларының биюе буенча төп белгеч дип Дәүләт Умеровны атап була», - диде ул.

Элеонора Умерова Казанда хореография училищесында укыган, соңрак балет педагогы белгечлеген үзләштергән. «Бүгенге көндә дә биеп йөрим, укытам», - диде ул.

Биючеләргә музыканы вокалист, думбрада һәм тальянда уйнаучы Айдар Ниязов, саз, джембо, дәф, нагарада Айдар Абдрахимов, тальян, курай, кубыз, саратов гармунында Ильяс Фәрхуллин уйнады. Алар музыканы Әстерхан татарларының традицион уен коралларында башкарды.

Чараның алып баручысы – Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Алсу Мәгъсүмҗанова. Проектның кураторы, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының директор урынбасары Лилия Гәрәева, дип хәбәр итә "Татар-Информ" МА.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы