|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.07.2023 Хәвеф-хәтәр
Әгерҗелеләр: «Кешеләр исән-сау. Шунысы күңелне тынычландыра»
Инде хәбәр иткәнебезчә, Әгерҗедә кичә иртән давыл котырды. Биредә агачлар ауган, яшелчәләр сынып беткән, түбәләрне җил очырткан. Бәхеткә, кешеләргә зыян килмәгән. Ә калганын исә, төзәтербез, яңартырбыз, ди район халкы. Табигать тагын бер мәртәбә үзе алдында кешелекнең көчсез икәнен күрсәтте. Әгерҗедә мәктәп-балалар бакчасы, шәхси йортларга зур зыян килгән. Иртәнге якта Әгерҗе районы җитәкчесе Ленар Нургаянов бөтен зыян килгән җирләрне карап чыккан. Инде күп җирдә утларын тоташтырганнар, кичке 11 гә калган йортларда ут булачак, дигән башлык.
– Районга җитди зыян килде. Бәхетебезгә, корбаннар юк. Барлык зыян күрүчеләргә тынычлык сакларга киңәш итәм. Әгерҗедә давыл нәтиҗәләрен бетерү эшләре бара. Шәһәрдә 366 йорт, шул исәптән 5 социаль әһәмияткә ия объектта ут юк. Төзекләндерү эшләрендә барлыгы 500 гә якын кеше, 30 берәмлек техника катнаша, – дигән Ленар Нургаянов.
Шәхси йортларда яшәүчеләрнең йөрәге елый бүген. Вәзирә апа Чураева кебек бакчасын ял итеп торучы кеше бөтен Әгерҗегә бер булгандыр. Аның хуҗалыгына бик зур зыян килгән.
– Көчле җил капка төбендә чүлмәктә утыручы гөлләремне очыртып атты. 12 метрлы теплицам да урыннан кузгалды, ул да җимерелде. Веранда тәрәзәләрем коелды. Яшелчәләремнән башка уңыш алырлык түгел инде. Кыяр-помидорлар сынып бетте, кишер, суганнар да юк, — ди ул. – Давыл башлангач эре-эре боз яуды. Шул түбәмдәге профнастилны тишкәләп бетергән. Калаем иләккә әйләнгән. Ничекләр тәртипләп бетерәсе.
Әгерҗенең 1 гимназиясенә дә зур зыян килгән. Директорның хуҗалык эшләре буенча урынбасары Ләйсән Гадыршина да кара болыт килеп чыкты да, 10-15 минуттан яңгыр яварга тотынды, ди. Бу вакытта мәктәптә җәйге практика узучы балалар да була.
– Тизрәк балаларны кайтарып җибәрдек. Давыл башлангач, урамда кеше дә калмады. Мәктәптә өч хезмәткәр һәм бер сакчы идек. Тәрәзәдән берни күренми. Давыл унбиш минут тирәсе котырды. Җил мәктәп түбәсен алып ташлады. Калайлар күршедәге балалар бакчасы территориясенә очты. Әле ярый, бакча балалары урамга чыккан вакыт булмады. Кешеләр исән-сау. Әнә шунысы күңелне тынычландыра, – ди Ләйсән Гадыршина.
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|