поиск новостей
Көн мәзәге
  • Ике сәгать буе кешеләрнең гайбәтен сатканнан соң, “ярар, үзләре беләләрдер инде” дип әйтеп куярга онытмагыз.

Бүген кемнәр туган
  • 09 Сентябрь
  • Кәрим Габидуллин (1945-2025) - музыкант
  • Вера Минкина (1918-2011) - актриса
  • Ирек Богуславский - эшмәкәр
  • Зөлфия Шәмсуарова - актриса
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
  • На ул Карбышева, Казань Сдаю 1 комнатную квартиру с 25 августа . 89376102201
  • Студент кызыма, яшәп укыр өчен, квартира, бүлмә эзлим. Казан шәһәре Вахитов районыннан укуына якын булыр иде. Риелторлар, мошенниклар шалтыратмасагыз иде.89372839839
  • Ищу сиделку или помощницу для мамы в Казани, Приволжский р-н. Диагнозы:Деменция+Паркинсон ходячая. 89179154187
  • Жк Весна да 2 булмәле квартира арендага бирелә. Туры хуҗадан, риэлторларсыз. 89534965602
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
Архив
 
11.07.2023 Фаҗига

Һәлак булган 18 яшьлек Зәрия быел җәй көне кияүгә чыгасы булган

Азнакай районының Ык елгасындагы фаҗига ике яшүсмернең гомерен өзде. Су коенган вакытта анда бертуган Артур белән Зәрия батып үлде. Аланың икесен дә бер көнне бер-берсе белән янәшә күмәләр.

"КП-Казань" фаҗиганең нечкәлекләрен ачыклый алган. 5 июльдә Артур белән Зәрия елгадан ерак түгел Күктәкә авылы янында сыерлар көткән. Эсседән арып, игезәкләр су коенырга булалар һәм нәтиҗәдә икесе дә батып үләләр. «Авылда сыерны чиратлашып көтәләр. Ул көнне алар көтәргә чыккан. Эссе иде бит, коенырга булганнар. Бик кызганыч. Шундый аралашучан, игелекле балалар иде», – дип сөйләгән һәлак булганнарның танышы Айсылу Әхмәтгәрәева.
 
Туганнарының сүзләренә караганда, егет белән кыз йөзә белгән, тик бер мизгелдә икесе дә суга чумып, кире чыга алмаганнар. Ул вакытта икенче як ярда бер ир-ат балык тоткан, коткаручыларны да ул чакырткан. Егетнең гәүдәсен  су төбеннән өч сәгать узгач чыгарганнар, ә менә кызны берничек тә таба алмаганнар. Туганнары, якыннары, бу фаҗигагә битараф булмаган бөтен кеше соңгы чиккә кадәр Зәрия исән калды дип өметләнгән, аны агымсу алып китеп, кайдадыр яр буенда аңсыз ятадыр дип уйлаганнар. Сүз уңаеннан, су коену урынында су чоңгылы күп булган. Водолазлар 7000 квадрат метрдан артык урынны тикшергән. Нәтиҗәдә кызның гәүдәсе фаҗига урыныннан агым уңаена 500 метрда түбәнгә таба табылган.
 
Бәхетсезлеккә, игезәкләрнең 66 яшьлек әтиләренә бу фаҗигадән соң инсульт булган. Әниләрен дә югары кан басымы белән хастаханәгә салганнар. "Хәзер Ринатның хәле тотрыклы, аны реанимациядән гомуми палатага күчерергә тиешләр. Әлфиянең дә хәле тотрыкланды, иртәгә аны чыгарырга уйлыйлар”, – дип хәбәр иткән “КП-Казань”га яшүсмерләрнең ике туган апалары Рүзилә Мансурова.
 
Рүзилә сүзләренә караганда, Артур белән Зәрия шат күңелле һәм ярдәмчел һәм тырыш булганнар, яхшы укыганнар. Артурның яраткан кызы булган, ә Зәрия быел җәй көне кияүгә чыгарга җыенган. «Зәрия үзенең егетен бик ярата иде. Алар монда, безнең авылда таныштылар. Ә августта аларның никахлары булырга тиеш иде", – дип сөйләгән туганнары.
 
Әйтергә кирәк, Зәриянең егетенең социаль челтәрләрендә яшьләрнең уртак фотолары бар. Алар анда бик бәхетле күренә. Хәтта егетнең кулларына букет тотып кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган видеосы да бар. Кызганычка, аның белән элемтәгә кереп булмады. Рузилә сүзләренчә, егет хәзер шок хәлендә һәм матбугат белән аралашырга әзер түгел.
 
Һәлак булган яшүсмерләрнең абыйлары Рифат Кадимов Артурның балачактан ук япон автомобилен сатып алу хыялы булуын сөйләгән. "Энем машиналарны бик ярата иде. Үзенә япон машинасы сатып алырга хыялланды, укудан бушаган вакытта техник сызымнар ясап акча эшләде. Җәен Артур көтүлектә эшләде, чөнки табигатьне бик ярата иде», – дип искә ала Рифат.
 
Рифат «Комсомолка»га Артур белән Зәрия яхшы күңелле, ихлас булуларын, яхшы укуларын һәм беркайчан да берәүгә дә начарлык эшләмәгүләрен әйткән. Игезәкләр үзләренең мәрхәмәтлелеге һәм аралашучанлыгы белән кешеләрне үзләренә магнит кебек җәлеп иткән. Мәктәпне тәмамлагач, алар икесе дә Лениногорск политехника көллиятенә укырга кергәннәр, ә икенче курстан каникулга авылга кайтканнар. Язмыш кушуы буенча бу каникуллар алар өчен фаҗигале булган.
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 10.07.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы