поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
10.07.2023 Язмыш

Әткәй җаны кайтты күбәләк булып

Ул елны җәй сагындырып, ялындырып кына килде. Аның каравы, намаз саен Аллаһы Тәгаләдән дөньяларга иминлек, барча бәндәләргә тереклек, җылы җәйнең тизрәк килүен сорап дога кыл­ган, юеш, салкын көннәрдән тәмам йончыган әби-бабайлардан гафу үтенүе булдымы, табигать җылыны мул бирде.

Кояшлы көннәргә кинәнеп, туйганчы сөякләрен җылытып калсыннар, дигәндер иңде. Әнә шулай күңелләрне алгысытып, сагынып көткән хуш исле җәйгә атладык.
 
Газиз әткәем мәңгелеккә кү­ченгәч, әнкәй канаты сынган яралы коштай тилмереп, моңсуланып калды. Шуңа без, балалары, аның янына ешрак кайтырга тырыштык. Кайткан саен безгә күченеп килергә кыс­тыйм. “Үз өемдә үз көем әле, кызым, тора алганча торыйм. Шул арада өебезне калдырып киткәнсең, дип әткәгезнең дә рухы рәнҗе­мәсен”, – дип җаваплый. “И, әнкәй, безнең әткәй алай әйтә торган кешемени? Хәтерлисеңме, түшәккә егылгач, сиңа: “Кайда рәхәт, кайда үзеңне бәхетле тоясың, шунда торырсың, балаларыбыз безгә гөл авырлыгы да сүз әйтә торганнардан түгел, Аллаһка шөкер”, – диде ич.
 
...Әнкәй телефоннан боек кына сөйләшкәч, тормыш иптәшемнән авылга илттереп куйдырдым. Әткәм-әнкәм өендә шундый рәхәт, тыныч. Әнкәмнең догалары аша иңгән иман нуры бөркелә сыман. Гомер-гомергә тату, мәхәббәтле яшәделәр әткәй белән әнкәй. Әткәй әнкәйгә үлеп гашыйк иде. “Карагыз әле, балалар, әнкәгез бигрәк сөйкемле, матур гәүдәле бит сезнең. Нинди кием кисә дә, килешеп тора”, – ди иде. Әйткәндәй, киемне аңа гел үзе сайлап алды. Әнкәйне, кояшым, дип кенә йөртте. Бер-берсенә кадерсез сүзләр әйткәннәрен ишеткәнебез булмады. Бәлки, шуңа да бездән кеше өзелмәгәндер. Берәрсенең малы авырып, ярдәм сорап килсә, утырган җиреннән чыгып йөгерә иде әткәй.
 
Әткәйле көннәрне сагынып, әнкәй белән бик озак сөйләшеп утырдык.
– Әнкәй, бер дә мәхәббәтегез, ничек танышып китүегез турында сөйләгәнең юк. Синең йөрәгеңне яулау өчен әткәй бик озак йөргәндер?
– Вәгъдәләр бирешү, кулъяулыклар чигеп бүләк итешү, хат язышулар булмады, кызым, – дип башлады әнкәй сүзен. – Буйга зур булмаган, терекөмештәй җитез, җиңел гәүдәле, чәчләре дулкынланып торган чибәр егет иде әтиегез. Өстәвенә, оста гармунчы да. Авыл кызлары бик тирәләп йөрделәр. Мәктәпкә килеп, плакатлар язып, күргәзмәләр эшләп китә иде. Соңыннан белүемчә, күзе төшеп, мине күрү өчен килеп йөргән икән. Көннәрдән бер көнне аңлаштык. “Мөсфирә, сине бик ошатып, яратып йөрим. Минем белән тормыш корырга риза булыр идеңме? Бүгеннән үк җавап көтмим. Үз вакытың белән әйтерсең. Шулай да өметләнәм”, – диде. Бик ягымлы, сөйкемле, эшкә уңган иде. Тыйнаклыгы, сабырлыгы, гадилеге белән күңелемне яулады...
 
Ил иңенә төшкән бөтен авырлыклар һәм тетрәнүләрне үз йөрәге аша кичереп, үз җилкәсендә күтәргән ике язмыш әнә шулай кавыша. Бер-берсенең тән (әткәй, утлар-сулар кичеп, ничәмә тапкыр үлем белән күзгә-күз очрашып, сугыштан инвалид булып кайта) һәм күңел яраларын дәвалап, бер-берсенә терәк һәм кирәк булып, бер сулыш, бер җан булып, 52 ел бергә матур гомер иттеләр.
 
...Икенче көнне әнкәй белән су буйларын урап кайтырга булдык. Яңа сауган сөттәй җылы, җанга май булып ягыла торган кояшлы көн иде. Җылыга үрелгән яшел бәрхет үләннәр күзләрне иркәли, ындыр очларындагы тал-тирәкләрне сырып алган кошлар, ничәмә төрле авазлар чыгарып, җәй яменә куана. Тирә-яктагы хозурлыкка сокланып, сукмак буйлап әкрен генә күпергә таба атлыйбыз.
– Элек монда таллык иде, хәтерлисеңме, кызым?
– Әйе, әле кайчан гына менә монда, киемнәребезне талларга элеп куеп, су коена идек.
– Бераз утырып алыйк әле, кызым. Минем өчен бу истәлекле урын, – диде шулчак әнкәй.
 
Үзебез белән алган япманы чирәм өстенә җәйдем. Әнкәемне җай гына утыртып, аякларын сузып куйдым (әнкәйнең буыннары бик сызлап, тезләре бөгелми иде). Термостан лимон салып ясаган чәйне агызып бирдем дә, үзем дә әнкәем янына утырдым.
– И-и-и, Базы елгасының тирән, гайрәтле чаклары бар иде, хәзер генә ул әнә чыпчык тезеннән. Әткәң белән су керергә төшә идек. Колач салып йөзә иде мәрхүм. Нәкъ менә шушы тирәдә бер көлкеле хәл дә булды безнең белән.
 
Өйләнешеп, бергә яши башлагач, Хөппикамал түтәйләр (әткәйнең олы апасы) тана бозау алып килделәр – картәниең белән картәтиеңнән калган сыерның бозавын. Бер көнне танабыз көтүдән кайтмый калды. Икебез ике якка эзләргә чыгып киттек. Малкай юк кына бит. Караңгы төшеп, яңгыр ява башлады. Тал арасына кереп чүгәләдем дә акрын гына җыр көйлим. Моңым юк бит инде, үзең беләсең. Әткәң дә, бозауны эзли-эзли, шушы тирәгә килеп чыккан булган. Җырым мөгрәү сыман ишетелгәндер инде:
– И бозаукаем, син мондамыни? – дип муеныма мунчак китереп салды.
 
Шушы кызыклы вакыйганы гел көлә-көлә искә төшерә идек.
...Ял итеп, чәйләп алгач, яңа тәэссоратлар, кичерешләр белән кайтыр якка юнәлдек. Әнкәем яшәреп киткәндәй булды. Җәй җылысына изрәп кенә өйгә кайтып кердек.
 
Кичен чәй эчеп утыра идек, ефәк канатларын салмак кына җилпеп, тәрәзә төбенә күбәләк килеп кунды. Аның матурлыгын күрсәгез! Әнкәем калкынып куйды, тик торып баса алмады. Аякларының хәле киткән иде. Өрфиядәй күбәләк, канатларын җилпеп, тәрәзә пыялаларына кагылып-кагылып алды. Ә без әсәренеп, таң калып, шушы могҗизаны – өрфия җанны күзәттек...
– Күбәләк булып әткәгезнең җаны кайтты, кызым. Минем өчен сөенүе, синнән риза булуыдыр...
 
Рәмидә Әүхәдиева,
Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы.
Дүртөйле районы.
Фото: фрипик.ком
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 10.07.2023
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»