поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
09.07.2023 Шоу-бизнес

Иркә: "Басып үләм” дип әйтә иде, сүзе рас килде...

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Иркә белән соңгы тапкыр күрешеп сөйләшүебезгә дә шактый вакыт узган. Дөньяны онытып, өч сәгать буе аралашуыбыз моңа дәлил. Бу язмага әңгәмәбезнең иң кызыклы өлешләрен генә керттем.

– Иркә, үзеңнең әти кызы булуың турында еш әйтәсең. Аның сине яратуын нинди гамәлләре аша аңлый идең?

– Әти белән әни яратуларын "яратам" дип сүз белән түгел, ә эш-гамәлләре, кочаклаулары, күз карашлары белән күрсәтте. Балачагымда тавык боты ашарга кызыга идем. Ботның берсе – әтигә, икенчесе – әнигә, миңа һәрвакыт канат өлеше эләгә иде. Шулай да кайвакыт әти ботның бер өлешен миңа бирә иде. Әтинең мине ничек яратуын шуннан аңлый идем. Соңгы елларда телевизор караганда, тамашачының миңа кул чапканын күреп күзенә яшь тула иде. Мәхәббәтен шунда аңлый идем. Горурлык хисе белән: "Менә бит ул!" – дип әйтеп куя иде дә, тәмәкесен тартырга чыгып китә иде. Күчтәнәчләр төяп кайтсам да, әти: "ярты Казанны төяп кайткансың бит", - дип һәр ризыктан авыз итә иде. Әгәр миңа: "Иркә, мин сине яратам", - дип әйтсәләр, мин ул сүзгә тамчы да ышанмаячакмын. Кешенең миңа мөнәсәбәтен аның карашыннан, хәрәкәтеннән, энергиясеннән, миңа карата эшләгән эшеннән күрәм.

– Сез гаиләдә – дүрт бала, син – төпчек кыз. Абыйларың белән мөнәсәбәтләрегез ничек?
 
– Барысы белән дә бик яхшы мөнәсәбәттә, әмма уртанчысы Таһир абый белән “җеннәребез” аеруча туры килә. Чәчләремне дә ул тарый иде. Без рухи яктан бик якын. Тольяттида яшәсә дә, “әйдә авылга” дисәм, шундук кайтып җитә. Бер концертымны да калдырмый. Ә менә кечкенәсе концертка йөрергә гомумән яратмый. Ул бик эшчән, күп сөйләшеп тормый, без аны шулай яратабыз. Ә олысы – әнинең иң яраткан баласы. 
 
– Холкың буенча кемгә охшаган син?
 
– Әтигә. Ә әнидән миңа моң күчкән. Эш сөючәнлек әнидән дә, әтидән дә килгән. Әти үлгәнче эшләде, “басып үләм” дип әйтә иде, сүзе рас килде. Аш бүлмәсендәге тәрәзә каршына килеп басты да, баскан җиреннән егылып үлде. Әтидә яман шешнең соңгы стадиясе иде. Табиблар ике ай гомере калган дигән иде, бер ел яшәде. Дөньяга караш, сабырлык, түземлек буенча да әтигә охшаган мин. Әни дә сабыр, әмма ул көненә берничә тапкыр утырып елый ала.
 
– Ә син елыйсыңмы? Соңгы тапкыр кайчан еладың?
 
– Әгәр мин еласам, янәшәмдәге якыннарымның ышанычын аклый алмамын сыман. Мин еларга тиеш түгел. Күңел тулса, берәр бүлмәгә бикләнеп елап алам. Еласаң, күңел чистара. Соңгы тапкыр ике көн элек еладым. Намаздагы бер танышым болай дигән иде: "Синең тышкы кыяфәтең усал, ә күңелең йомшак, ә Айсылуның тышкы кыяфәте йомшак, күңеле бик көчле". Аксубай якларында усаллык комплимент кебек кабул ителә. Усал икән, димәк, булган хатын-кыз! 
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 09.07.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»