поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
09.07.2023 Җәмгыять

Агуга әйләнүе бар: дару үләннәре җыю буенча Фирая Захарова киңәшләре

Күбебез теге яки бу чирдән шифаны даруда түгел, дару үләннәрендә таба. Шуңа учлап-учлап төймә ашарга күнеккән күпләрнең соңгы арада тузганактан кышка кайнатма әзерләп, аяк астында гына үсеп утырган файдалы үләннәрне киптереп куярга тырышуына аптырый торган түгел. Әмма дару үләннәрен дә белеп кенә җыярга кирәк. Юкса аларның да дарудан бигрәк агуга әйләнүе бар.

40 елдан артык дару үләннәре җыючы Фирая Захарова бу җаваплы эшнең нечкәлек-серләрен укучыларыбызга да җиткерде.
 
– Дару үләне кешегә ярдәм итәргә дә, зыян салырга да мөмкин. Алар артык батырланганны яратмый. Шуңа күрә махсус белемең булмаган килеш бу эшкә бөтенләй тотынмавың хәерле.
 
– Хәзер түбәндәге дару үләннәрен җыеп өлгерергә кирәк:
 
* Каен яфрагы, бака яфрагы (подорожник), әрем, шомырт җыяр чак. Алар ел әйләнәсе кулланыла. Бик күп инфекцияле, вируслы авырулар вакытында ярдәмгә килә.
 
* Июльдә кычыткан, әрем, шомырт, алмагач яфракларын җыярга кирәк. Әрекмән яфраклары да җыярга онытмагыз. Аннан сок чыгарырга мөмкин. Бераз шикәр кушсаң да була. Бу сокны суыткычта саклыйсы. Әлеге үсемлекнең яфрагы гына түгел, тигәнәгенә кадәр файдалы. Биш-алты тигәнәкне бер стакан суга салып төнәтеп, чәй итеп эчкән кешегә ютәлдән башлап яман шешкә кадәр булган катлаулы чирләр янамаячак. Анда организм өчен кирәкле барлык файдалы матдәләр, макро һәм микроэлементлар да бар.
 
* Бака яфрагы үләнен шул килеш кенә ашарга да, салатларга кушсаң да була, согын чыгарсаң да ярый. Ул ашказаны согының кислоталылыгы артык югары булган кешеләргә, язвадан интегүчеләргә файдалы.
 
* Тал кайрысы да җыеп куярга киңәш ителә. Анысы канны сыеклата. Укроп, бөтнек, бака яфрагы, азрак гөлҗимеш салып, чәй ясап эчсәң дә бик файдалы. Әмма мондый чәйне эчәр алдыннан аны башта авыз итеп карап, организмга реакциясен тикшерергә кирәк.
 
– Дару үләннәреннән төнәтмә һәр кешегә аерым рәвештә, организмының үзенчәлекләрен истә тотып ясалырга тиеш. Дару үләннәре белән дәваланыр алдыннан иң элек кан басымын, кандагы шикәр күләмен, ашказаны эшчәнлеген тикшертергә кирәк. Бу эшкә тотынганчы анализлар тапшыру, УЗИ ясату зарур.
 
– Йөкле хатыннарга, 5 яше тулмаган кечкенә балаларга үләннәр белән дәваланырга ярамый. Хроник чирләре булган кешеләргә дә сак булырга кирәк.
 
– Дару үләннәрен явым-төшемсез, коры көндә, иртәнге якта җыйсаң яхшы. Яңгырдан соң җыелган үлән тиз күгәрә, аның файдасы калмый. Составында эфир майлары булган үләннәрне эссе, кояшлы көндә җыярга кирәк. Җиләкләрне иртән-иртүк, йә булмаса, кичен җыйсаң яхшы. Озак сакланачак дару үләнен кайчы белән кисеп җыярга кирәк.
 
– Иммунитетны бер көндә генә, ниндидер үлән ярдәмендә генә ныгытып булмый. Организм төрле вирус-инфекцияләргә каршы торуга алдан әзерләнгән булырга тиеш. Иммунитет нык булсын өчен, иң беренче чиратта кешенең ашказаны-эчәк системасы яхшы эшләргә тиеш. Моның өчен парда пешерелгән ризыкка өстенлек бирү зарур. Кипкән җимешләрдән компот, морс, кесәл кебек эчемлекләрне дә күбрәк кулланырга кирәк. Сүз уңаеннан, ит, диңгез балыгы ашаган кеше сулыш юллары авыруларын җиңелрәк кичерә. Арыслан койрыгы (пустырник), бөтнек, песи үләне, эт тигәнәге (череда), сары мәтрүшкә бик яхшы тынычландыру үзлегенә ия. Нерв системасы аерым бер «хуҗалык» булып яшәми бит. Аның дөрес эшләве бөер, бавырның көйле эшләвенә дә бәйле. Каен яфрагы, гөлҗимеш бөерләргә файдалы булса, меңьяфрак, сары мәтрүшкә, ромашка бавырга шифалы.
 
– Гөмбәләр кебек үк, дару үләннәре арасында да бер-берсенә охшаш үсемлекләр күп. Әйтик, түндербашны балтырган белән бутап була. Икесенең дә чәчәкләре чатыр рәвешендә. Шуңа күрә таныш булмаган үләннәрне бөтенләй читләп үтәргә киңәш итәм. Теге яки бу үлән шик уятса, белгеч белән киңәшләшү хәерле.
 
–  Хәзер каен, җир, бакча җиләкләре өлгергән чак. Аларның җимеше генә түгел, яфрагы да файдалы. Алар үпкә, бөер авыруларын җиңәргә ярдәм итә. Вирус, микробларга каршы, бәвел кудыру өчен дә бик яхшы чара бу. Шушы чорда өч литр чамасы каен җиләге ашап өлгерсәгез, иммунитетыгыз ел дәвамында сынатмас. Кура җиләгендә дә организм өчен кирәкле бөтен файдалы матдәләр бар.
 
– Үләннәрне җыю чорын вакыт ягыннан чикләп карау дөрес түгел. Питраудан соң күп кенә дару үләннәре файдалы үзлекләрен югалта, дигән фикер белән дә килешмим. Мисал өчен, Арча районында балан Казандагыга караганда ун көнгә соңрак чәчәк ата. Шуңа күрә дару үләннәрен үсеше, өлгергәнлек дәрәҗәсенә карап җыярга кирәк.
 
Фирая Захаровадан витаминлы чәй рецептлары
 
Күпьеллык тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам: аерым бер үләнне генә файдалануга караганда, берничә үләнне берьюлы куллану нәтиҗәлерәк. Дару үләннәреннән төнәтмәләр һәркем өчен аерым ясалса да, шифалы үләннәрдән торган витаминлы чәйне барыбыз да ясый ала. Иң элек бераз гөлҗимеш, дүләнә (боярышник), укроп, бөтнек, бака яфрагы, ромашка яфракларын ваклап, шуларга бераз тал кайрысы салып, чәй кебек кайнатып эчәргә мөмкин. Күрәгә, өрек, финик, инжир, йөземгә бераз гөлҗимеш салып, лимон һәм дарчин өстәп кайнатылган чәйнең дә шифасы әйтеп бетергесез. Соңгыларына бераз карлыган яфрагы өстәсәң дә була. Бер ясалган чәйгә кайнар су өсти-өсти, өч көн эчәргә мөмкин.
 
Дару үләннәрен ничек киптерергә?
 
Кибәргә куелган үләннәрне кояшта тотарга ярамый. Аны бераз үтәли җилле урында, саф һавада киптерергә кирәк. Үлән киптерү өчен иң яхшы урын – чорма.
Ромашка, мәтрүшкәләрне, каен яфрагын бәйләм итеп җыеп элеп киптерсәң яхшы.
Үлән тамырлары кояшта яхшы кибә.
Бака яфрагы белән үги ана яфрагын кәгазьгә берәмләп куеп киптерергә кирәк. Өсте-өстенә салынса, алар кибә алмый, каралып чери башлаячак. Бер-ике көннән аны икенче ягын әйләндереп тә киптерәсе була.
Һәр төр үләнне аерым киптерергә кирәк. Киптергәч, аның кайсы үлән икәнлеген, кайчан җыелганлыгын язып куярга да онытмагыз.
Кипкән үлән озаклап тузан җыеп ятарга да тиеш түгел. Шуңа күрә аны кибүгә үк урнаштырырга кирәк.
 

Динә ГЫЙЛӘҖИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 09.07.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»