|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.07.2023 Фаҗига
Ык елгасында баткан 18 яшьлек кызны эзләү эшләре әле дә дәвам итәТатарстанда водолазлар Ык елгасында баткан 18 яшьлек кызны эзләвен дәвам итә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Узган тәүлектә Лениногорскиның 7нче зона янгын-коткару отряды һәм Әлмәтнең янгын-коткару бүлекчәсе хезмәткәрләре кызны эзләүдә катнашты. Водолазлар төркеме һәм трал ярдәмендә 7000 квадрат метр мәйдан тикшерелде.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Күктәкә авылы янында бер кыз белән егетнең суга батуы хакында хәбәр иткән иде. Егетне шаһитлар судан чыгарган, ә кызны коткаручылар эзли.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|