|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.07.2023 Фаҗига
Азнакайда янә фаҗига: шулай ук суга батканБүген иртән Азнакай районы Буралы авылы янында шул ук атамадагы елгада ир кеше мәете табылган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Фаҗига урынына килгән Азнакай гарнизоны төркеме судан 69 яшьлек ир-атның гәүдәсен чыгара. Ул ярдан дүрт метр ераклыкта табыла.
Ир кеше гәүдәсе табылган җирдә коену тыелган. Бу хакта язып та куелган. Фаҗиганең беренчел сәбәбе – су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү.
Кичә Азнакай районында ике игезәк туганның батып үлүен хәбәр иткән идек.
--- |
Иң күп укылган
|