|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.07.2023 Хәвеф-хәтәр
![]() Иделдә ике көймә катнашында авария булганТатарстанның Югары Ослан районында моторлы һәм резин көймә бәрелешкәннән соң суга егылып төшкән балыкчыны эзлиләр. «Татар-информ»га бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. Әлеге гадәттән тыш хәл бүген М7 трассасы автокүпере тирәсендә килеп чыга. Ир-ат резин көймәдә балык тоткан вакытта аңа моторлы көймә килеп бәрелә, ир-ат суга егылып төшә.
Фаҗига урынына Татарстан Эзләү-коткару хезмәтенең 2 нче зональ эзләү-коткару отряды коткаручылары, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе үзәгенең Казан бүлеге инспекторлары киткән, дип яза Татар-информ.
Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе искә төшерә: Россия эчке су юллары системасына кергән елгалар буйлап йөзгәндә, судно йөртүче кагыйдәләрне сакларга тиеш. Судно юлының уң кырыеннан яки судно юлы буенча кырыйдан 10 метрдан да ерак түгел хәрәкәт итәргә кирәк. Кече үлчәмле көймә эчке су юлларында судно юлы буенча баручы барлык эре тоннажлы судноларга юл бирә.
Судно юлына ишкәкле кече үлчәмле көймәләр барлык кагыйдәләрне үтәп кенә һәм аны кичеп чыгар өчен генә чыга ала.
Һәвәскәр балык тотучыларга үзләренең кечкенә көймәләрендә судно юлында якорь салу катгый тыела, чөнки бу очракта алар эре тоннажлы судноларның хәрәкәтенә комачаулый.
Хәрәкәт итүче моторлы көймә барлык эре тоннажлы, моторсыз, җилкәнле судноларга; ә моторсыз кечкенә көймәләр җилкәнле судноларга юл бирергә тиеш.
--- |
Иң күп укылган
|