поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
30.06.2023 Милләт

Үз өемдә – үз телем: Башкорт халкы ничек яши? (ВИДЕО)

Чаллыда яшәүче Раемгужиннар – булганына шөкер итеп көн күрә. Бу гаиләдә балаларга, оныкларга да һәр нәрсәне сабырлык, йомшаклык белән аңлаталар. Тел мәсьәләсендә дә шулай. Оныкларның белгәне башкортча сөйләшә. Ә белмәгәненең өйрәнәчәгенә бер дә шикләнмиләр.

Тугрылык

Сабырлык үрнәге! Татарстанның Башкортлар Корылтае рәисе Гали Хәсәнов бу гаиләне бик лаеклы дип юкка гына тәкъдим итмәгән, димәк. Ә дус-ишләре, андый юмарт гаилә башка юк, дип мактый. Узган ел бакчаларындагы җиләк-җимешне күчтәнәчкә чиләкләп түгел, капчыклап өләшкәннәр. Быел да кура җиләге өлгергән инде. Йорларытыннан туганнары да, дуслары да өзелми. Җыр-моңга да оста икән үзләре. Җыр-бию турында сүз чыккач: «Әгәр театрда эшләсә, Зөлхизә танылган актриса булыр иде. Оста итеп җырлап та, биеп тә җибәрә. Кызы да, оныгы да аннан калышмый», – диде якыннары. Шулай булгач, без бу гаиләгә бик дөрес килгәнбез!

Наил абый белән Зөлхизә апа Башкортстанның Зианчура районының Урта Муйнак авылында туып-үскән, Чаллыга КАМАЗ төзелешенә килгән. Икесе дә башта заводта, аннары «Татэнерго» оешмасында эшләп, лаеклы ялга чыкканнар. Эштә дә, өйдә дә бергә булу – 41 ел иңгә-иңне куеп яшәү сирәкләргә генә эләгә торган бәхет. Кызганыч, сигез ай элек гаилә башлыгы бакыйлыкка күчкән. Зөлхизә апа тормыш иптәшен Наилем дип искә ала. Ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары Венерага – 41 яшь. Ул балалар бакчасында пешекче булып эшли. 37 яшьлек Вадим әлегә насыйп ярын очратмаган. Егет нефть базасында хезмәт куя. Венера белән Алексей өч бала үстерәләр. Сәфинәгә – 1, Нурисламга – 11, Ленизага – 13 яшь. 

Колакка барыбер керә ул!

– Балаларым туган телен яхшы белә. Әбиләре Башкортстаннан кышын кунакка килә иде. Менә шуның да файдасы зур булды. Кечкенәдән башкортча сөйләшеп үстеләр. Үзебез дә туган телдә аралаштык. Мәктәптә русча укысалар да, өйдәге мохит үзенекен итте. Туган телне әти-әни өйрәтергә тиеш. Мәктәпкә сылтый торган эш түгел бу. Без үз бурычыбызны үтәдек, – ди 60 яшьлек Зөлхизә апа. – Хәзер оныкларга өйрәтәбез. Лениза башкортча яхшы белә. Кечкенәдән якшәмбе мәктәбендә урнашкан «Гөрләвек» ансамбленә йөри. Җырлый да, бии дә, шигырен дә укый. Анда башкортча гына сөйләшәләр. Нурислам аңлый, әмма әлегә аралашмый. Бәләкәчебез Сәфинәгә дә телгә мәхәббәт сеңәр дип өметләнәм. Башкортлар – горур халык. Телләрен дә, гореф-гадәтләрен дә бик хөрмәт итә,

Сүзгә кызы Венера кушылып: «Нурислам да белер. Әле бит үсмер вакыты. Аларга күбрәк телефон, интернет кызык. Ирем дә башкортча сөйләшми иде. Хәзер ул да әкренләп өйрәнә. Без башкортча сөйләгәндә, балаларның колагына барыбер керер ул».

Зөлхизә апа сүзен дәвам итә:

– Туган телеңне белү, үз милләтең кешесенә кияүгә чыгу, хәләл табыш, юмартлык, олыларны хөрмәт итү. Бездә әти-әни баласына әнә шундый нәсыйхәт бирә. Ел сан мәрхүмнәрнең рухына багышлап аш үткәрәбез. Балалар белеп, күреп торсын, онытмасын, дибез. Әле корбан чалырга ниятләп торабыз.

Раемгужиннар гаиләсе безне милли күлмәкләрен киеп, бизәкле алъяпкычлар ябып, тәңкәләрен тагып каршы алды. Элек башкортлар алъяпкычларны кара яки кызыл тукымага бизәп эшләгән. Хәзер дә хуҗабикәләр шундыйны сатып алырга тырыша.

 

Шәлчеләр

Хуҗабикә Зөлхизә апа оста шәлче дә икән. Заводта эшләгәндә елына бишәр шәл бәйләп саткан. Сирәк булса да, кулына энәне хәзер дә алгалый. Сарык, кәҗә мамыгын туган авылыннан алып килә.

– Безнең як кәҗәләренең йоны йомшак, бик әйбәт кабара. Шуңа күрә йонны читтән сатып алмыйбыз. Кечкенә чактан ук шәл читләрен бәйли идем. Кызым Венераны да өйрәттем. Һәр останың – үз бизәге. Башкорт гаиләләрендә күршеләр җыелышып, хәзер дә шәл бәйли. Бармак очы белән чеметеп тотканда, төшеп китмәсә, чын шәл була инде, – дип серен чиште Зөлхизә апа.

Башкорт халкының милли бизәкле паласын да тукыган ул.

Алар безгә бергәләшеп «Шәл бәйләдем» җырын җырлап күрсәтте.

 

Матурлык аша тәрбиялибез

Раемгужиннарга кунакка Ленизаның укытучысы – якшәмбе мәктәбендә биергә өйрәтүче Клара Ишкильдина да килгән иде. Ул заманында Башкортстанда сәнгать мәктәбендә 30 елдан артык хореограф булып эшләгән. Җиде ел элек язмыш кушуы буенча Чаллыга күченеп килгән. «Чишмә» Халыклар Дуслыгы йортында эшли башлавына – 4 ел. Анда «Гөрләвек» балалар бию ансамблен җитәкли.

– Хәзерге вакытта туган телне саклау – бөтен халыклар алдында торган катлаулы мәсьәлә. Бу эшне без, укытучылар да, алып барырга тиеш. Моны үзебезнең кулга алмасак, телне югалтачакбыз. Бию, җыр, милли киемнәр, бизәкләр ашамы – анысы мөһим түгел. Төрле ысуллар кулланып булса да, без туган телне сакларга, үстерергә тиеш, – ди Клара Ишкильдина. – Бию ул – матурлык. Мин шуның аша башкорт мәдәниятен, телен сакларга тырышам. Уеннар, җырлар, шигырьләр өйрәтеп, башкорт мәдәниятенә кызыксыну уятам. Оешмага йөрүче балалар күп. Ике төркем оештырдык. Анда төрле милләт балалары йөри. Барысын да кабул итәм. Берсенең дә: «Минем башкорт биюен, йоласын өйрәнәсем килми», – дип әйткәне юк. Мин аларга беләзек, төрле бизәнү әйберләре бүләк иттем. Аларны матурлык өчен генә тагылмавын аңлатам. Түшелдерекләрне (изү) башкорт хатыннары бик горурланып кигән. Ул элек көмештән эшләнгән. Чыңлап торган тәңкәләр ерактан ук нәфис затны яман күздән саклый дигән ышану да бар. Бизәнгечләрне матур сандыкларда иң кадерле әйбер итеп саклаганнар.

Бу урында милли уен кораллары турында сөйләшеп алдык. Хатын-кызлар элек ирләре эшкә, ауга киткәч, яшереп кенә кубызда уйный торган булган. Берәр кеше күренсә, тизрәк җиң эчләренә качырганнар. Ни өчен дигәндә, көндез күңел ачып, тик утырырга ярамаган. Ирләр исә курайда уйнаган. Гаилә башлыклары бик җитез, тырыш аучылар булган.

Телне бергәләп саклыйбыз!

Раемгужиннар гаиләсенә кунакка «Чишмә» Халыклар Дуслыгы йортында балаларга башкорт телен өйрәтүче Рауза апа Мусина да килгән иде.

– Башкорт халкы кунакка йөрергә ярата. Күчтәнәчкә йыуаса (бавырсак кебек татлы ризык) пешереп алып киләбез, – дип башлады сүзен 65 яшьлек Рауза Мусина. – Якшәмбе мәктәбендә барысын да балалар белән бергәләп башкарабыз. Туй йоласын алыйк. «Кодалар килә, кодалар килә», – дип шатланышабыз да балаларга күчтәнәчләр бирәбез. «Каз өмәсе» йоласын искә төшерик. «Барыгыз, балалар, казларның канатларын җыегыз. Каурыйларын сыдырып, мендәр ясарбыз. Каз канатлары безгә идән себерергә, коймак майларга кирәк булачак», – дибез. Балалардан башка булмый. Йолалар, гореф-гадәтләрне алардан аерым карау дигән нәрсә юк. Тәрбия шулай дәвам итә.

Рауза апа – Башкортстанның Күгәрчен районындагы Морадым авылыннан. Заманында инглиз теле укыткан. 1998 елда аны якшәмбе мәктәбенә башкорт телен өйрәтергә чакырганнар. Ул Әнисә Алдырханова башлап җибәргән эшне дәвам иткән. Үзенең өч баласын да шунда йөрткән. Хәзерге вакытта лаеклы ялда. Башкорт телен хәзер Айгөл Балаготдинова укыта икән. Әмма Рауза апа үзе дә якшәмбе мәктәбенә юлны онытып бетерми.

– Башкортча диктантлар, хикәяләр язабыз, шәҗәрәләр төзибез. Дөрес, замана балаласына телефон, телевизор комачаулый. Шуңа күрә балага гына түгел, аның әти-әнисенә дә кисәтү ясыйбыз. Туган телне өйрәтү – барыбызның бурычы, – ди пенсиядәге остаз.

 Һалма ашы

Әлеге ашны кунаклар килгәндә пешерәләр. Әзер булгач, корт салып ашыйлар.

1.Тавык яки сыер итеннән шулпа әзерлибез.

2. Бәрәңге, суган әрчеп салабыз.

Токмач кисәр өчен бик юка итеп камыр басабыз. Аны ромб формасында кисәбез. Кыек һалма дип атала бу.

Аерым савытта корт әзерләнә. Ул әчкелтем булырга тиеш. Аны ашка салып бирәбез. Моны «башкорт фесталы» дип атыйлар. Ризыкны эшкәртү өчен дә файдасы зур икән.

Үзебездән тора

Гали Хәсәнов, Татарстанда төбәк башкорт милли-мәдәни автономиясе рәисе, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы:

– Татарстанда башкортларның 3 якшәмбе мәктәбе бар. Алар Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендәге Халыклар дуслыгы йортларында урнашкан. Ә Чаллыдагы 11 нче мәктәптә бердәнбер башкорт сыйныфы эшли.

 

Татарстанда туган телебезне өйрәнү өчен бөтен мөмкинлекләр булдырылган. Әгәр дә шушы өч каладан тыш, Татарстанның башка район һәм калаларында да туган телебезне өйрәнергә теләүче милләттәшләребез булса, без алар өчен туган телебезне өйрәтергә бөтен мөмкинлекләрне тудырырга әзер.

Туган телләрне укытуны ата-ана ихтыярына калдыру дөрес түгел. Ничек итеп республиканың дәүләт телен аларның рөхсәтен сорап кына укытып була? Өстәвенә чит телләрне укыту – мәҗбүри, ә туган телләрне – юк. Әгәр бала иң әүвәл үзенең туган телен белеп, чит телләрне өйрәнсә, аңа алга таба уку җиңелрәк тә була. Шуңа күрә милли телләрне, шул исәптән башкорт телен саклау үзебездән тора!

Башкорт халкы берләшеп, төрле чараларда чыгыш ясый, башкорт милли бәйрәмнәрен оештыра, бәләкәй балаларны кызыктыра, аларга милли рухи тәрбия бирә. Монда хәтта репетиция дә кирәкми, бар да ихластан килеп чыга. Башкортларның күбесе халкыбыз гореф-гадәтләрен белә, кубыз, курай кебек милли уен коралларында да уйный. Курай – минем өчен башкорт халкының тарихы, язмышы ул. Милләтне саклау символы булып тора.

Татарстанда бөтен милләтләргә дә этнокультураны үстерү өчен тигез шартлар тудырылган. Бездә аңлашу бар. Шул дуслыкны саклап яшик!

 

Колак тешләтү

Башкорт халкында элек колак тешләтү гадәте булган. Әти-әни кодагый булырга сүз бирешеп, малайдан кызның колагын тешләткән. 5–12 яшьлек сабыйларны кечкенәдән шулай ярәштергәннәр. Малайның өстенә – кызыл, кызныкына яшел яки зәңгәр тукыма каплаганнар. Малай кызга алка яки шәл, ә кыз чиккән түбәтәй яки билбау бүләк иткән. Калым да мулдан бирелгән. Монысы хакында булачак кода-кодагыйлар әлеге йоланы үтәр алдыннан килешкән. Әйтик, 20 сарык, ике сыер, бер ат булырга мөмкин. Коръән аятьләре укып, кымыз эчкәннәр. Шушы йоладан соң кызны башка егеткә димләргә ярамаган. Вәгъдәне бозган очракта, калымны кире кайтарырга туры килгән. Ярәшеп өйләнешкән гаиләләр нык булган.

Сәрия Мифтахова әзерләде


▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»