|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.06.2023 Җәмгыять
Синоптиклар Татарстанда июль коры һәм җылы булыр дип фаразлыйИюль аенда Татарстанда һаваның уртача температурасы климатик нормадан 1 градуска югарырак булыр дип фаразлана. Бу турыда Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Казанда норма 20,5 градус, республикада 19,9 градус тәшкил итә, дип яза татар-информ.
Июльдә явым-төшем җитмәс, дип фаразлана. «Айлык явым-төшем күләме климатик нормадан кимрәк булыр дип көтелә. Норма Казанда 63 мм, Татарстанда 56 мм тәшкил итә», диелә хәбәрдә.
Бүген, июньнең соңгы көнендә, Татарстанда 33 градуска кадәр эсселек көтелә.
--- |
Иң күп укылган
|