поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
30.06.2023 Шоу-бизнес

Мурат Гайсин: "Әтинең үлем сәбәбен белмибез..."

Татар эстрадасы артисты һәм популяр җырлар авторы Мурат Гайсин – Уфа егете. Үз гомерендә дүрт тапкыр “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясенә ия булды, “Яңа татар жыры”, Рәшит Ваhапов исемендәге фестивальләр лауреаты.

100гә якын жыр башкара, 500ләп җырга көй язган талантлы егет ул. Муратның җырларын эстраданың шактый танылган артистлары башкара. Әйтик, Әнвәр Нургалиевның “Җылы сүзләр ишетәсе килә”, Гүзәл Уразованың “Бала әйткән авыр сүз”, “Очрашырбыз дидең”, Ландыш Нигъмәтҗанованың “Үп мине”, Ришат Төхвәтуллинның “Тулган аем”, “Сиңа барам”, “Гомерем буе көттем шул сөюне”, “Болытлар агышы”, Алия Карачуринаның “Серле төнем” һәм башка бик күп җырлар халык мәхәббәтен яулап өлгерде.
 
– Мурат, җырчы булам дигән теләк кайчан барлыкка килде?
 
– Күп кенә артистлар: “Мин балачактан ук җырладым”, – ди. Мин юк. Балачак, мәктәп елларында баянда гына уйный идем, тавышым бар икәнен белмәдем дә. Институтка баянга кергәч, тавышымны тыңлап,  җырчы бүлегенә чакырдылар. Шуннан башланды инде. 20 яшьтә генә җырлый башладым мин. Беренче яздырылган җырым дуслар туена багышланган иде, шул туйда гомеремдә беренче һәм соңгы тапкыр шаһит булдым. Аннары язган җырларымның күбесен үземә калдыра башладым. Ләкин бер төрлелек булмасын өчен башка авторлардан да алам. Оскар Усманов, Фирзәр Мортазин,  Зөфәр Хәйретдинов, Альфред Якшимбетов җырларын аеруча яратып башкарам. Уфа дәүләт сәнгать академиясендә җырчы һөнәре буенча диплом алдым. Аңа хәтле 5 яшьтән алып урта махсус музыка мәктәбендә укыдым. Нык көчле мәктәп, андыйлар илебездә унбер генә.
 
– Нинди гаиләдә үстең?
 
- Әти 1995 елда вафат булды. Әни укытучы, китапханәче булып эшләде, хәзер лаеклы ялда. Уфада бертуган апам белән яши. Апам – Гөлшат Гайсина, Башкортстаннын халык артисты, инде 26 ел Уфаның Милли яшьләр театрында җырчы-актриса булып эшли. Кызын бик сагына. Сеңлем Элина инде биш еллап Франциядә укый, эшли. Елга бер-ике тапкыр янына барып киләләр. Минем әле барган юк. Гомумән, үз гомеремдә бер дә чит илдә булмадым. Сәхнәгә беренче адымнарымны Гүзәл Уразова төркемендә ясадым.  9 елга якын Казанның Ленин исемендәге Мәдәният сараенда эшлим. Параллель рәвештә гастрольләрдә йөрим, елга 170гә якын район-авылларда концерт куям, елга бер – Казанда һәм Уфада.
 
– Әтиең белән бәйле нинди истәлекләр күңелеңдә саклана?
 
– 8 яшьтә әтисез калдым. Аны 90нчы еллар алып китте, үлүенең сәбәбен дә ачыктан-ачык белмибез, төрле версияләр бар. Әти турында берничә хатирә генә истә, ләкин аларның һәрберсе минем өчен бик кадерле. Мәсәлән, чаңгыда йөрергә өлгердек. Бергә баянда уйнарбыз дигән хыялы бар иде, тормышка ашмады, кызганыч.
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 30.06.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»