поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
27.06.2023 Җәмгыять

Табиблар чаң суга: чума куркыныч яный!

Көн тудымы – чир! Әле яз ахырында гына илдә кызамык йоктыру очраклары арту турында хәбәрләр тынычлыкны алган иде. Бу көннәрдә исә чума турында сөйләшә башладылар. Монголиянең 17 төбәгендә 130дан артык инфекция учагы ачыкланган. Бәхеткә, Россиядә бу чирне йоктыру очраклары юк. Әмма белгечләр, илнең Монголия белән чиктәш төбәкләренә андый куркыныч янарга мөмкин, дип кисәтә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, 2010–2015 еллар аралыгында дөньяда чума йоктыруның 3248 очрагы теркәлгән. Әлеге чир 584 кешенең гомерен өзгән. Роспотребнадзор идарәсе, бу чир безгә янамый диярлек, дип тынычландыра. Шулай да дөнья хәлен белеп булмый. Шуңа белгечләр чиргә каршы торырга әзерлек эшләрен башлап җибәргән. Илнең Монголия белән чиктәш төбәкләре аерым контрольгә алынган. Сүз уңаеннан, 2017 елдан бирле Россиядә чума йоктыруның бер генә очрагы да теркәлмәгән.
 
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов фикеренчә, безгә чума янамый. Соңгы арада әлеге чир турында сөйләшүләр күп булуны да елның-елында шушы чорда башкарыла торган планлы кисәтү эшләре дип ачыклык кертте ул.
 
– Монда җәйге ял чорында, кешеләр күпләп чит илләргә бара башлаган вакытта үтә торган саклык, әзерлек чаралары турында сүз бара. Татарстанда чуманың табигый учаклары юк. Шуңа күрә бу чир безгә янамый. Әлеге чирне авыру тычканнар тарата. Бездә андый территорияләр юк. Россиянең Монголия белән чиктәш төбәкләрендә исә мондый чир таралу куркынычы зур булган урыннар бар. Әмма чума читтән кертелә ала. Шуңа күрә безгә читтән килүчеләр иң элек санитар-карантин тикшеренүе уза, – ди белгеч. – Бездә очрамаса да, республикада әлеге чиргә каршы әзерлек көчле. Медицина тармагында эшләүчеләрне ел саен укытабыз. Ник дигәндә, минем егерме ел эшләү дәверендә республикада бер генә чума йоктыру очрагы да теркәлмәде. Шуңа күрә әлеге чир, аның нинди билгеләр белән узуы, аны ничек дәваларга кирәклеге дә онытылырга мөмкин. Белгечләр моны һәрчак истә тотарга тиеш.
 
Баш эпидемиолог сүзләренә караганда, чуманың ниндидер үзгә билгеләре юк. Аның инкубация чоры – алты көн. Башка төр күп кенә чирләр кебек үк, чума да 39–40 градуска кадәр температура күтәрелүдән башлана. Кешедән кешегә исә ул, коронавирус кебек үк, һава аша йога.
 
– Чума белән, нигездә, кимерүчеләрне аулаган, аларны ашаган кешеләр авырый. Безнең өчен болар барысы да – ят күренешләр. Ә шул ук Моноголиядә бу – гадәти хәл. Шуңа күрә анда әлеге чир белән авыручылар саны да күп. Әлеге чир авыру дөяләрне эшкәрткән вакытта да йога ала. Чума йоктырган кешеләрдә бик җитди өзлегүләр дә күзәтелергә мөмкин. Вакытында ачыкланмаса, чума үпкәләрне зарарларга, аерым алганда пневмония башланырга, кан саварга мөмкин. Кызганыч, күп очракта алар үлем-китем белән тәмамлана, – ди белгеч.
 
Дмитрий Лопушов фикеренчә, күп кенә чирләрнең ара-тирә баш калкытуына гаҗәпләнәсе юк.
 
– Чәчәк авыруыннан кала, инфекцияле авырулар берсе дә тормышыбыздан югалмады. Алар барысы да әйләнештә. Хәзер санитар шартлар, эчкән су, ашаган ризыкның яхшыруы, вакцинация аркасында бу чирләр очрамый диярлек. Ачыкланган очракта да ул дулкын рәвешендә таралмый. Ни өчен хәзер ара-тирә шул ук кызамык йоктыру очраклары күзәтелә башлады? Чөнки күпләр чиргә каршы вакцина ясатудан баш тарта. Бүген халыкның 95 проценты гына әлеге чиргә каршы вакцина ясаткан. Аны ясатмаучыларның күбесе бу адымын: «Моңа кадәр бу чирнең бер кешедә дә ачыкланганы булмады бит әле. Димәк, берни дә янамый», – дип саный. Менә шул вакцинаны ясатмасаң, күренә башлый да инде, – ди Татарстанның баш эпидемиологы.
 
Чума турында берничә факт
– Чума иң куркыныч авыруларның берсе санала. Аңа каршы вакцина уйлап табылган 1926 елга кадәр дөньяда әлеге чирне йоктыру 95 процент очракта үлем-китем белән тәмамланган. Хәзер бу сан 10 проценттан да артмый.
 
– Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, температура күтәрелү белән беррәттән, чума йоктырган кешенең башы авыртырга, бизгәк тотарга, күңеле болганырга мөмкин. Чирне дәвалап була. Әмма тиз арада ачыкларга кирәк. Юкса, ул организмны яшен тизлегендә зарарлый. Шуңа аннан үлү очраклары да еш күзәтелә.
Фото: пиксабай
 

Динә ГЫЙЛАҖИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 27.06.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»